+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Декабря 2025, 11:15

Бәйрәм көннәре хәвефсез булсын!

2025 елның 22 декабреннән башлап Башкортостан Республикасы территориясендә яңа 2026 ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә багышланган 2500дән артык бәйрәм, мәдәни, спорт-киңкүләм чаралар уздыру планлаштырыла, анда узган еллар тәҗрибәсе буенча 500 меңнән артык кеше катнашачак.

Бәйрәм көннәре хәвефсез булсын!Бәйрәм көннәре хәвефсез булсын!
Бәйрәм көннәре хәвефсез булсын!


Әлеге чараларны үткәрү өчен 2000нән артык объект җәлеп ителгән.
2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 1 гыйнварына каршы яңа ел төнендә киңкүләм күңел ачулар республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында узачак.
Җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның җәмәгать иминлеген саклау максатларында Яңа ел төнендә республиканың хокук саклау органнары, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җәлеп ителәчәк.
2026 елның 6 гыйнварыннан 7сенә кадәр чиркәүләрдә һәм хаҗ кылуның башка урыннарында Раштуага багышланган гыйбадәт кылулар узачак. Раштуа чараларын уздыру урыннарында хәвефсезлекне тәэмин итү өчен төбәкнең барлык кызыксынган ашыгыч хезмәтләрен һәм ведомстволарын җәлеп итү планлаштырыла.

Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас