+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2025, 10:19

“Нотариуслар — олы йөрәкле кешеләр!”

Башкортстан Республикасының Нотариаль палатасы Президенты Ирина Сухова белән әңгәмә

Җитәкче турында кыскача

Сухова Ирина Ринат кызы 1973 елның 4 июнендә туган. 1996 елда Башкорт дәүләт университетын “Хокук” белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Кушнаренко дәүләт нотариаль палатасында башлый. 1998 елда Кушнаренко дәүләт нотариаль конторасы нотариусы вазыйфасына тәгаенләнә. 2000 елдан – Башкортстан Республикасының Өченче Уфа дәүләт нотариаль конторасы нотариусы. Төрле елларда аңа 3нче, 2нче, 2005 елда беренче класс юрист чины бирелә. 2008 елдан Ирина Сухова Уфа шәһәре нотариаль округында шәхси практика нотариус эшчәнлеге алып бара.

2011 елдан алып Ирина Ринат кызы Башкортстан Республикасы Нотариаль палатасының Методик эш буенча комиссиясе, Нотариусларның һөнәри эшчәнлеген тикшерү буенча комиссия әгъзасы булып тора, Ревизия комиссиясен җитәкләде. 2013 елда Русия делегациясе составында Лион шәһәрендәге Нотариат университетында стажировка үтә.

2020 елның сентябрендә Башкортстан Республикасы Нотариаль палатасы Җыелышының чираттан тыш утырышында Ирина Сухова Палатаның Президенты итеп сайлана.

Ирина Сухова Башкортстан Республикасы Юстиция министрлыгының, Русия Федерациясе Юстиция министрлыгы Башкортстан идарәсенең, Федераль һәм Башкортстан нотариаль палаталарының, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамоталары, Федераль Нотариаль палатаның “Нотариатта күпьеллык фидакарь хезмәт өчен” III дәрәҗә медале, Башкортстан Нотариаль палатасының “2021 елның иң яхшы нотариусы” дипломы белән бүләкләнгән.

Гомер эчендә нотариус хезмәтенә мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ниндидер катлаулы юридик мәсьәләләрне хәл итү булсынмы, мөһим документны раслатумы, мираска керү яки аны кабул итеп алумы — кайсы очракта да нотариуска барабыз. Башкортстан Республикасында нотариат эшчәнлеге ничек үсешә? Яңа заман шартларына ул ничек яраклаша? Яңа елдан аның эшчәнлегенә бәйле республика гражданнарын нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар көтә? Шушы һәм башка сораулар белән Башкортстан Республикасының Нотариаль палатасы Президенты Ирина Суховага мөрәҗәгать иттек.

— Ирина Ринатовна, иң тәүдә үзегез җитәкләгән ведомство белән якынрак таныштырып үтегез әле.

— Гамәлдәге законнарга ярашлы, Нотариаль палата мотлак анда әгъза булган һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариусларны берләштерүче һөнәри берлек булып тора. Ул коммерциягә карамаган оешма һәм үз эшчәнлеген үзидарә принципларында алып бара, Русиянең һәр субъектында оештырылган. Гади тел белән әйтсәк, Нотариаль палата – төбәктәге барлык нотариуслар әгъза булып торган оешма ул. Нотариус булган һәркем автоматик рәвештә үзе эшләгән нотариаль округ кергән Нотариаль палатаның әгъзасына әверелә.

Үз чиратында Палата аларга үз эшчәнлеген оештырырга ярдәм итә, нотариусларның һөнәри эшчәнлеген контрольдә тота, аларны Федераль нотариаль палата белән бәйләүче чылбыр булып тора һәм башка бик күп оештыру һәм методик бурычларны башкара.

Болардан тыш, Нотариаль палата — иҗтимагый һәм юридик институт та. Без җәмгыять, дәүләт һәм муниципаль власть органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, зур мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлеге алып барабыз.

“Шактый зур һөнәри аякка басу чорын үтеп, нотариат Русиядә үзен югары оешкан, һөнәри юридик корпорация итеп танытты. Ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең иң җитди сорауларына җавап бирүче булып тора, һәм без эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга, гражданлык җәмгыятенең барлык структуралары белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзербез”, — диде бу уңайдан Федераль нотариаль палата Президенты.

— Нотариаль палатаның төп эшчәнлек юнәлешләре нәрсәләрдән гыйбарәт?

— Ил субъекты Нотариаль палатасының компетенциясе Русиянең Нотариат турындагы законы һәм устав белән билгеләнә. Законда язылуынча, Нотариаль палата нотариусларның мәнфәгатьләрен чагылдыра һәм яклый, аларга шәхси нотариаль эшчәнлек алып баруда ярдәм итә.

Моннан тыш, без нотариус вазыйфасына дәгъва итүчеләргә стажировка үткәрәбез, аларның һөнәри осталыгын күтәрәбез, нотариаль эшчәнлекне страховкалауны оештырабыз. Гомумән, нотариаль палата ул — нотариусларның үзләре һәм оешманың югары органы — барлык әгъзаларының гомум Җыелышы.

Җыелыш ел саен нотариуслар мотлак тотарга тиешле Федераль нотариаль палата тарафыннан билгеләнгән дәрәҗәдән чыкмаган төбәк тарифларын билгели, Палатаның елга керемнәрен һәм чыгымнарын раслый. Керемнәр нотариусларның әгъзалык взносларыннан туплана. Җыелган акчаларның бер өлеше социаль яклауга — авыр тормыш хәлендә калган яки авыр чиргә дучар булган нотариусларга ярдәмгә, хаклы ялда булганнарга юнәлтелә.

Хаклы ялдагы нотариуслар, шулай итеп, дәүләт биргән пенсиядән тыш, берлек тарафыннан өстәмә түләү дә ала. Бу җәһәттән Нотариаль палатаны зур бер гаилә дип атарга да мөмкин. Яшь кадрлар остазлардан өйрәнә, артта калучыларга әйдәп баручылар ярдәмгә килә.

Янә дә Нотариаль палата нотариус булмаган, әмма аның хезмәтенә ихтыяҗ булган ерак торак пунктларда нотариус хезмәте күрсәтүне оештыра. Мондый торак пунктларга нотариуслар палата раслаган графикка ярашлы чыга. Без шулай ук авыл җирендә аерым нотариаль гамәлләр башкарырга хокуклы булган урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләренә дә һәрьяклы методик ярдәм күрсәтәбез.

— Бу җәһәттән, республика район-шәһәрләре нотариуслар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән?

— Нотариусның эшчәнлек территориясе яки нотариаль округ республиканың административ-территориаль бүленешенә ярашлы билгеләнә. Бер нотариаль округта нотариуслар саны административ-территориаль берәмлектәге халык санына карый.

Бүгенге көндә республикада 63 нотариаль округ исәпләнә. Кайбер нотариаль округларда – бер нотариус, кайсыларында ике һәм аннан да күбрәк нотариуслар эшли.

Күпчелек нотариуслар гражданнарны алдан язылу буенча кабул итә, бу исә көтү вакытын минимальләштерә. Дөрес аерым очракларда ниндидер чиратлар хасыйл булырга мөмкин. Әмма гомум алганда, бүген Башкортстанда булдырылыган нотариус вазыйфалары халыкның нотариаль гамәлләр башкаруга булган ихтыяҗына тулысынча җавап бирә.

— Икътисадның барлык тармакларын санлаштыру һәм электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертү сезнең ведомство эшчәнлегендә нинди чагылыш тапты?

— Нотариатны санлаштыру кичә һәм бүген генә башланмады, бу эш 2014 елның 1 июленнән, ягъни Федераль нотариаль палата тарафыннан эшләнгән Нотариатның бердәм мәгълүмати системасы гамәлгә кергәннән бирле алып барыла. Нәкъ әлеге санлы платформада гражданнар һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр, инновацион инструментлар һәм сервислар булдырыла. Нәкъ шуларны бүген “электрон” яки “санлы нотариат” дип атыйлар да инде.

Нотариат заман белән бергә атлый, ул беренчеләрдән булып гомум электрон документ әйләнеше системасына кертелгән үз мәгълүмати системасын булдырды. Әлеге система санлы технологияләрнең өстенлеге сакланган рәвештә гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең хокукларын ныклы саклау мөмкинлеге бирә.

Файдалы һәм кызыклы санлы карарлардан бүген читтән торып нотариаль гамәлләр кылуны атыйлар. Болардан тыш мин санлаштыруның башка уңай якларын да билгеләр идем. Мәсәлән, гадиләштерелгән тәртиптә күчемсез милекне электрон теркәү — нотариус Росреестрда теркәү өчен документларны үзе юллый һәм бу үзаллы мөрәҗәгать  иткәндәгегә караганда күпкә тизрәк башкарыла. Шул ук вакытта теркәү өчен дәүләт пошлинасы күләме үзгәрешсез кала. Шулай ук бүген гражданнар “Дәүләт хезмәтләре” “Нотариат РФ” мобиль кушымтасы аша уңайлы рәвештә нотариуска кабул итүгә языла ала.

— Сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр һәм алар ничек хәл ителә?

— Әйтүемчә, Нотариаль палата нигездә нотариусларның эшчәнлеген оештыру белән белән шөгыльләнә, әмма гражданнар да безгә мөрәҗәгать итәләр. Сорауларның күпчелеге әлбәттә нотариаль гамәлләр башкару белән бәйле. Мәсәлән, мираска керүне рәсмилштерү, сделкаларны раслау, бердәм нотариаль тариф буенча. Я кеше кайсы нотариуска барырга белми, я нотариуска барганчы нотариаль конторада белгеч белән киңәшләшергә тели. Нотариуска ышаныч белдермичә, мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Андый гражданнарны Нотариаль палатаның Эшләр идарәсе белгечләре хәл-шартларга ачыклык кертергә ярдәм итә. Кызганычка каршы, нотариусларның эш-гамәлләренә шикаять белән килүчеләр дә бар. Барлык мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне дә Палатаның Эшләр идарәсе белгечләре тикшерә һәм эзлекле аңлатма бирә. Аерым очракларда, әгәр нотариусның гаебе ачыкланса, аңа карата дисциплинар производство кузгатылырга мөмкин. Бу мәсьәләдә Нотариаль палата һәрвакыт гаделлек ягында — без нотариусларга ярдәм, аларны яклау белән гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау арасындагы балансны һәрвакыт сакларга тиеш.

Нотариаль палатага, шулай ук, ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр. Нотариаль палата — социаль җаваплы институт, ә нотариуслар — олы йөрәкле кешеләр. Шуңа да без еллар дәвамында социаль приютларга, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә даими ярдәм күрсәтәбез. Ә инде махсус хәрби операция башланганнан соң бу исемлеккә яугирләребез һәм аларның гаилә әгъзалары да өстәлде.

— Сез җитәкләгән ведомство ул юнәлештә нинди эшчәнлек алып бара?

— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм эшчәнлеген өч юнәлешкә бүлергә мөмкин. Беренчедән, аларга нотариаль гамәлләрне башкаруда ташламалар каралган, икенчедән, түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә, һәм, өченчедән, СВОда катнашучы подразделениеләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм туплап озатыла.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ешрак ышаныч кәгазьләрен, мирас итеп калдыру, сату-алу, бүләк итү, залогка салу, мирас хокукларын рәсмиләштерүгә бәйле нотариаль гамәлләр тормышка ашырыла. Алар һәм яугирләрнең гаилә әгъзалары бу гамәлләрне башкарганда тиешле ташламалардан файдалана.

Без шулай ук нотариаль гамәлләр белән бәйле булмаган  операцияләрне башкарганда да аларга юридик ярдәм күрсәтәбез. Кабул итүләр Башкортстан Республикасының Нотариаль палатасында, шулай ук “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Башкортстан филиалы, Ватан яугирләре гаиләләренең Башкортстан  комитеты, Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе оештырган  мәйданчыкларда үткәрелә. “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Башкортстан филиалы һәм Нотариаль палата арасындагы килешүгә ярашлы, Палата белгечләре атна саен СВО яугирләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итүләр оештыра. Нотариаль палата Президенты һәм аның әгъзалары “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы оештырган барлык күчмә чараларда катнашып, СВО яугирләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. Нотариаль палата Президенты, шулай ук, Башкортстан Башлыгы каршындагы СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия әгъзасы булып тора.

Бу җәһәттән 2023-24 елларда нотариат әгъзалары “Ярдәм поезды” акциясе кысаларында түләүсез ярдәм күрсәтте. Агымдагы елда бу эш “Юридик диктант” акциясе кысаларында актив алып барылды.

Саннарга килгәндә, 2023 елда нотариат әгъзаларына түләүсез  ярдәм сорап 4666 мөрәҗәгать булган. 2024 бу сан 12848гә җиткән. Агымдагы елның беренче яртысында гына да бушлай юридик ярдәм  сорап 8988 кеше мөрәҗәгать иткән.

Әйтергә кирәк, бу эш бушлай консультацияләр  бирү белән генә чикләнми, хокукый характерда документлар әзерләүне һәм язма җавап бирүне дә үз эченә ала.

Әйтүемчә, СВОга ярдәм, бушлай юридик ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми, Нотариаль палата һәм Башкортстан нотариатлары исәбенә матди ярдәм оештыруны да үз эченә ала. Республиканың нотариаль берлеге тарафыннан акчалата һәм гуманитар ярдәм җыю, аларны гуманитар конвой белән озату, СВО яугирләренә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм, Русия хәрбиләренә, махсус чаралар, экипировка, транспорт, фронт һәм госпиталь өчен кирәкле әйберләр сатып алу өчен максатлы акча җыюлар оештырыла. Бу җәһәттән Башкортстан нотариуслары тарафыннан СВОга әлегә кадәр 15 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Нотариат вәкилләре катнашлыгында йөздән артык маскировка челтәрләре әзерләнеп, алгы сызыкка озатылды.

— Нотариат өлкәсендәге законнарны бүген ни дәрәҗәдә камил дип саныйсыз?

— Нотариат өлкәсендәге законнар, әлбәттә, шактый дәрәҗәдә камил дияргә кирәк. Соңгы 10-11 елда ул нәтиҗәле үсешә, ел саен, ә аерым очракларда елга берничә тапкыр, аның эшчәнлегенә бәйле  каннуннарга үзгәрешләр кертелә. Ниндидер яңалыклар кертелә, нәрсәдер аныклана, нәрсәдер тормыш чынбарлыгына яраклаштырыла.

— Нотариаль палата республиканың законнар чыгару һәм башкарма власть органнары белән ничек хезмәттәшлек итә?

— Дәүләт власте органнары белән хезмәттәшлек безнең эшчәнлектә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Әйтик, Дәүләт җыелышы-Корылтай белән без закон чыгару башлангычларын тикшерүдә актив хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, Нотариаль палата Президенты һәм әгъзалары Русия Федерациясе Гражданлык Кодексының 574нче маддәсенә үзгәрешләр кертү буенча закон проектын тикшерүдә актив катнашты. Иң мөһиме, депутатлар безнең эштә көн саен кирәк булган закон проектларын эшләүдә нотариаль берлек фикеренә һәрвакыт колак сала.

Министрлык һәм ведомстволар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Әйтик, берлектәге мәсьәләләрне тикшерү буенча без Росгвардиянең Башкортстан идарәсе, Русия Федерациясе Пенсия һәм социаль страховкалау фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе, башка ведомстволар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырдык. Бары тик 2022 елдан алып кына Нотариаль палата берничә шундый ведомство белән Килешүләргә кул куйды, алар үз чиратында арытаба берлектәге хезмәттәшлекнең нигезенә ятты.

Мәсәлән, Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән төзелгән килешү опека һәм попечительлек органнары һәм нотариуслар эшчәнлегенә кагылышлы бердәм нормаларны эшләү мөмкинлеге бирде. Русиянең Пенсия һәм социаль страховкалау фондының Башкортстан бүлекчәсе һәм Нотариаль палата арасында төзелгән электрон документлар белән алмашу турындагы килешү исә гражданнарга хезмәт күрсәтү вакытын кыскартып, аның сыйфатын сизелерлек яхшыртты. Нотариаль палата һәм “Муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе белән төзелгән хезмәттәшлек турында килешү нотариаль гамәлләр башкаручы урындагы үзидарә органнарының вәкаләтле кешеләренең эшен җиңеләйтте. Бу җәһәттән 2024 елда Ассоциация белән берлектә нотариаль гамәлләр башкаручы вазыйфалы кешеләр өчен 10 күчмә семинар оештырылды. Әлеге семинарларның спикерлары Уфа шәһәреннән нотариус Рәзинә Халикова һәм Нотариаль палатаның хокук бүлеге җитәкчесе Роза Дубенец “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”ның Мактау грамотасы белән билгеләнде.

Нотариаль палата урындагы үзидарә органнары белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Күп кенә район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары белән ул территорияләрдә халыкны нотариаль хезмәтләндерү мәсьәләләре тикшерелде. Мондый очрашулар 16 муниципалитетта үтте. Яңа тәгаенләнгән нотариусларны рәсми рәвештә район, шәһәр җитәкчелегенә, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чаралары да тиешле нәтиҗә бирә.

Ә инде безнең эшчәнлектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе — иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек. Мәсәлән, Башкортстан Республикасында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән төзелгән килешү, нотариуслар һәм малтабарлар эшчәнлегендә килеп туган юридик мәсьәләләрне кыска вакыт эчендә эзлекле хәл итү мөмкинлекге бирә. Аерым алганда, бу берлектәге эш даирәсенә караучы мәсьәләләр буенча бизнес-берлеккә нотариат позициясен белдерү, укулар оештыру мөмкинлеге булдырды. Ә безнең коллегаларыбыз Уфа шәһәреннән Рәмилә Стехванова һәм Рәзинә Халикова “Бизнесны яклаучы — 2024” иҗтимагый премия конкурсында катнашып, “Нотариус бизнес өчен” номинациясендә югары казанышларга ирештеләр.

Уфа фән һәм технологияләр университетының Хокук институты белән төзелгән килешү нәтиҗәсендә юридик клиника, Фәнни-инновацион үзәк һәм белем бирү буенча башка юнәлешләргә нигез салынды. Әйткәндәй, Башкортстанның Нотариаль палатасы Президенты әлеге уку йортының Хокук институтын тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрүдә Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы булып тора.

Шулай ук икенче ел рәттән Нотариаль палата Хокук институты белән бергә хокук өлкәсендә “Венедиктов укулары” фәнни конференциясен үткәрә. Янә дә Хокук институты белән берлектә Башкортстан Нотариаль палатасының 30 еллыгына багышланган “Гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең хокукларын яклау институты буларак нотариатның үсеш адымнары” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. 2024 елның 7 июнендә узган чара илнең төрле төбәкләреннән бик күп нотариат һәм фән өлкәсе вәкилләрен җыйды.

Нотариаль палата Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы, “Единая Россия — Башкортостан”, башка иҗтимагый оешмалар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Мондый хезмәттәшлек уртак бурычларны тормышка ашыруда мөһим инструмент булып тора.

— 2026 елда Нотариаль палата һәм, гомумән, нотариат эшчәнлегендә нинди яңалыклар көтелә? Гомумән, Русиядә нотариат киләчәген Сез ничек күзаллыйсыз?

— 2026 ел уртасында Башкортстан Республикасы Нотариаль палатасы Дәүләт нотариаль контораларының архив документларын кабул итү буенча колачлы эшне тәмамлау һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариусларның архив документларын кабул итүне башлау бурычын куя. Ягъни закон чыгаручы орган әлеге бурычны нотариаль палаталарга йөкләткәнлектән, без документларны саклау, нотариаль документларның архив копияләрен бирүне тәэмин итү җаваплылыгын тулысынча үз өстебезгә алабыз. Хәзер гражданнарга документны эзләргә, аның кайда саклануын ачыкларга кирәкмәячәк, алар бу мәсьәлә белән турыдан-туры Нотариаль палатага мөрәҗәгать итәчәк. Бүгенге көнгә архивларның аерым өлеше Палатада саклана да инде. Теге яки бу архив документының күчермәсен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә байтак. Әйткәндәй, бу хезмәтнең бәясе, нотариустан документның дубликатын алуга караганда, күпкә түбәнрәк.

Русиядә нотариатның киләчәгенә килгәндә, аның үсеше моның белән тукталмаячак, киресенчә, бу өлкәдә санлы технологияләр тагын да зуррак үсеш алачак, дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, әлеге яңалыклар барлык гражданнарны хезмәтләндерү сыйфатын тагын да күтәрергә һәм уңайлырак итәргә хезмәт итәчәк!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ әңгәмәләште.

Читайте нас