Ел саен конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнарга инициативаларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Башкортстан җиңүчеләр саны һәм җәлеп ителгән грант акчалары күләме буенча Русия Федерациясенең топ-5 субъектына керде.
2025 елда яшьләр, республиканың коммерциягә карамаган оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре 85 миллион сумнан артык күләмдә 119 социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга ярдәм алды. Өч ел эчендә республика җәлеп ителгән акчалар күләмен 22% ка арттырды: 2023 елда грант ярдәме күләме - 70 миллион сум , 2024 елда 78 миллион сум тәшкил итте. Экспертлар бәяләгән заявкалар саны буенча 2025 елда республика беренче урынны алды.
Яшьләр проектлары дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен: социаль ярдәм, экология, патриотик тәрбия, авыл территорияләрен үстерү, мәдәни мирасны саклау һәм санлы инициативаларны үз эченә ала.