+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 гыйнвар , 13:50

"Актив социаль тормыш өчен шартлар тудыра"

Башкортстанда 2025 елда "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проектында 11 меңнән артык "көмеш волентер" турист катнашты.

"Актив социаль тормыш өчен шартлар тудыра"
"Актив социаль тормыш өчен шартлар тудыра"


Шуларның 10 меңе төбәк буенча бер көнлек турларда булган, меңгә якыны Беларусь Республикасында булган. Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 47 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

- «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проекты 2020 елдан гамәлгә ашырыла, һәм бу вакыт эчендә анда 64 меңгә якын кеше катнашкан. Проект анда катнашучыларның актив социаль тормышы өчен шартлар тудыра: уртак турлар олы яшьтә дустанә элемтәләр урнаштырырга һәм мөһим коммуникацияне сакларга ярдәм итә, – дип шәрехли Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Бу хакта тулырак https://pravitelstvorb.ru/news/28112/ сылтамасы аша укырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас