Зыян күрүче популяр мессенджерларның берсендә “белгечләр”нең артык ыгы-зыгысыз Европадан тулысынча сделка рәсмиләштерелгән автомобиль алырга тәкъдим иткән белдерүгә тап булган. Ир-ат күрсәтелгән телефон буенча менеджер белән элемтәгә кергән һәм “Тойота Раф 4” иномаркасына берничә тәкъдим алган.
Тиздән заявка бирүче белән янәсе сатучының вәкиле элемтәгә кергән, ул машина таможняны уңышлы узган, һәм килешүне тәмамлау өчен автомобиль хуҗасына 1 миллион 210 мең сум күчерергә кирәк, дип хәбәр иткән. Ир-ат бу таләпне үтәгән.
Берникадәр вакыттан соң автомобиль инде Русиядә һәм аны китерү якын арада планлаштырыла, дигән хәбәр килгән. Шуннан соң мошенниклар элемтәгә чыгудан туктаган, һәм ир-ат алдау корбаны булуын аңлаган. Аннары ул полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча тикшерү бүлеге тарафыннан Русия Җинаять кодексының 159 мәддәсенең 3 өлеше буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылган.
Сак булыгыз! Балаларыгызга һәм ата-аналарыгызга киберхәвефсезлек турында сөйләгез. Аларга Интернетта сак булырга һәм шикле хәлләр турында үзегез белән сөйләшергә кирәклеген төшендерегез. Иң яхшысы ─ таныш булмаган номердан шалтыратуларны бөтенләй алмау!