-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар , 12:52
2

СВО яугирләренең балалары әти-әниләре белән горурлана!

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары хаклы рәвештә үз ата-аналары белән горурлана ала, дип белдерде Владимир Путин Мәскәүдә Раштуа бәйрәме уңаеннан гыйбадәт вакытында.

СВО яугирләренең балалары әти-әниләре белән горурлана!
СВО яугирләренең балалары әти-әниләре белән горурлана!

"Барыннан да элек, бүгенге гыйбадәт кылуның иң яшь аудиториясенә мөрәҗәгать итәсем килә. Сез хаклы рәвештә әтиләрегез, әниләрегез белән горурлана аласыз" – диде Президент.

Дәүләт башлыгы шулай ук Русия сугышчыларына уңыш һәм фәрештә һәрвакыт алар янында булуын теләде. Ул шулай ук Ватанга хезмәт иткәннәре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Мәскәүдә Христос Коткаручы храмында төнге Раштуа гыйбадәтләрен Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкләде. Бәйрәм төнендә Мәскәүдә 500гә якын гыйбадәтханә ачылды.

Фото: vesti.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас