-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар , 20:20

"Бәхетле сәгать" дәвам итәчәк

Башкортстан халкы 2019 елдан «Бәхетле сәгать» акциясе буенча 1 миллиард сумга якын акчаны янга калдырган.

"Бәхетле сәгать" дәвам итәчәк
"Бәхетле сәгать" дәвам итәчәк
Тариф Уфада халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен кертелде. Әлеге акция кысаларында «Алга» картасы буенча көн саен 5 меңнән артык кеше бер автобустан икенчесенә күчеп утыра, ә аны гамәлгә кертә башлаганнан бирле 31 миллионнан артык күчерү башкарылган. Шуларның 25 миллионнан артыгы - «Башавтотранс» автобусларында, 5 миллионнан артыгы - "Уфа УИТ МУП" троллейбусларында һәм трамвайларында һәм 420 меңнән артыгы - шәһәр яны электричкасында.

Бер сәгать эчендә кеше бер билет белән өч тапкыр автобустан автобуска күчеп утыра ала.

«Бәхетле сәгать» акциясе 2026 елда да гамәлдә булачак.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас