+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 17:25

Әниләргә кайда эшләве рәхәт?

Бар андый эш урыны! Уфа шәһәренең 21нче шәһәр клиник дәваханәсе, ел йомгаклары буенча «Эшләүче әниләр өчен иң яхшы предприятие» дип аталган XVI республика конкурсында җиңеп, социаль өлкә оешмалары арасында өченче урынны алган.  

Әниләргә кайда эшләве рәхәт?
Әниләргә кайда эшләве рәхәт?

Конкурсны оештыручылар – Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм төбәктәге Эш бирүчеләр берләшмәсе.

21нче клиник дәваханәдә 1800гә якын хезмәткәр эшли, шуларның 70 проценты — хатын-кызлар. Монда эшләүче әниләр өчен уңайлы хезмәт шартлары — учреждениенең социаль сәясәтенең мөһим өлеше.

«Безнең дәваханәдә эшләүнең никадәр уңайлы булуына, эшләүче әнинең ял итү һәм сәламәтлеген тергезү мөмкинлеге булуына хатын-кызлар коллективында эмоциональ климат бәйле", - дип билгели 21нче дәваханәнең профсоюз оешмасы рәисе Светлана Абдрахманова.

Дәваханә хакимияте профсоюз белән берлектә эзлекле рәвештә шундый шартлар булдыра. Хезмәткәрләр поликлиникада да, стационарда да эшләүче дәвалау физкультурасы залларына йөри ала. Биредә фитнес һәм йога буенча дәресләр уза, скандинавча йөреш төркемнәре эшли.

Моннан тыш, профсоюз үз әгъзаларына бассейнга бару һәм театрга билетлар алу чыгымнарының 50 процентын компенсацияли.

Бүген медикларга йөкләнеш сизелерлек артты, шуңа күрә эш һәм гаилә арасында балансны саклап калу мөмкинлеге булу аеруча мөһим. 21нче дәваханәнең хатын-кызлары өчен нәкъ менә шундый шартлар булдырылган.

 

Әниләргә кайда эшләве рәхәт?
Әниләргә кайда эшләве рәхәт?
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас