Ачыкланганча, студент аңа акчага трансформатор подстанциясенә ут төртергә тәкъдим иткән билгесез кеше белән хат алышкан. Моның өчен бүләкләү 23 мең сум тәшкил иткән. Диверсиягә әзерлек барышында аны тоткарлаганнар.
Тентү вакытында тоткарланучының фатирында җинаять кылу өчен кирәк булган матдәләр һәм предметлар тапканнар. Хәзер бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Егеткә 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.