+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 гыйнвар , 07:35

Ярамсыклана белмәде

Күренекле журналист, “Кызыл таң” гәзитенең элекке хезмәткәре Рәис Касыймовның тууына 90 ел

Ярамсыклана белмәдеЯрамсыклана белмәде
Ярамсыклана белмәде



2012 елның июль челләсендә иртән Уфаның Якутов паркындагы Солдат күлендә бер ир батып үлде. 77нче яше белән барган бу кеше безнең элекке хезмәттәшебез, республикада киң билгеле журналист Рәис Касыймов иде. Сау-сәламәт кеше иде әле ул. Шул ук Солдат күлендә һәм Уфаның башка сулыкларында да кышын боз ватып, су коена иде.

Су коенып йөргән кешенең кесәсендә бернинди дә документ булмый. Ярый әле шунда Рәис абыйны танучылар була. Алар шунда ук полициягә хәбәр итә, бергәләшеп мәрхүмнең бертуган сеңлесен эзләп таба. Редакциягә дә бу аяныч хәбәр санаулы гына сәгатьләр эчендә килеп иреште...
2006-07 елларда, мин “Кызыл таң”ның энциклопедиясен эшләп утырганда, башкалар белән беррәттән, Рәис абыйдан да бик кыска гына (ярты бит чамасы) биографик белешмә сорагач, ул үзе генә түгел, гаиләләре, әтисе, туганнары турында да бай мәгълүматларны эченә алган шактый тәфсилле язма китереп бирде. “Бәлки, кирәге чыгар...” — диде. Үзен бик күрсәтеп барырга яратмаган, артык тыйнак өлкән каләмдәшебезнең бу сүзләренә дә, ул китергән язмага да ул чакта җитди әһәмият бирмәдем. Аның журналистлык эшчәнлеге, хәтта дөньяга карашы, уй-фикерләре дә миңа шактый таныш иде: бергә озак эшләдек, пенсиягә киткәч тә редакциягә мәкаләләр китерде, еш кына сөйләшеп тә утырдык. Әмма кайчан да булса аның турында мәкалә язармын дигән уй башыма да кергәне булмады.
Рәис абыйның фаҗигале үлеменнән соң еш кына үз-үземә шундый сорау бирәм: ат кебек эшләгән, намуслы, сабыр, тыныч бу кешене ни өчен кайбер каләмдәшләре яратмады?
...Рәис Касыймов “Кызыл таң”га эшкә 38 яшендә килгән. Тәмәке тартмый, эчкәне дә сизелми. Шуңа “бер төркем иптәшләр” аны үз араларына кертми, аңа түбәнсетеп карый. Артык гадел кеше булуы да тегеләрнең саруын кайната. Өстәвенә, бервакыт аны редакциянең профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлап куйдылар. Ул заманда бу — шактый йогынтылы, тәэсир көченә ия вазыйфа, редакциядәге тәртип, социаль гаделлек өчен мөхәррир, аның урынбасарлары һәм җаваплы секретарь белән бер үк дәрәҗәдә җаваплы кеше. Монда ул иң беренче эше итеп коллектив өчен хәлиткеч әһәмияткә ия нәрсә — фатир алырга тиешле хезмәткәрләрнең чиратын тәртипкә китереп, законга яраштырып куйды. Бу гамәле белән Касыймов күпчелекнең рәхмәтенә лаек булса, үзенең дошманнарын да арттырды.
Рәис Касыймов бүлеккә “олавы белән” килгән хатларны башын да күтәрмичә эшкәртә иде. Аларның да күбесе – философлар, тарихчылар урысча язып китергән теоретик материаллар. Секретариатка запас туплап, автобуста берничә көнгә районнарга да чыгып керә. Очерк, сурәтләмә яисә тәнкыйть материаллары алып кайта.
Бүлек эше генәмени әле! Гәзиткә рәсми материаллар, аеруча Мәскәүдән көлтәсе белән килә. Эш көне тәмамланып, халык таралыша башлагач, гәзитнең бер-ике битен тутырырлык доклад, закон, карар килеп төшә. Көн буе туктаусыз эшләгән тәрҗемәчеләр — хатын-кызлар, бала аналары, хәлләренә керергә кирәк. Менә шунда инде гаять оста тәрҗемәче Рәис Касыймовка ярдәм сорап ым гына кагалар. Кайчакларда минем үземә дә, төн уртасында машинага утырып, Рәис абыйны өеннән эшкә алып килергә туры килде. Ул заманда бит фатирларда телефон-мазар юк иде.
Рәис Касыймовның бала чагыннан ук язмыш башыннан сыйпамаган. 1936 елның 15 гыйнварында Кырмыскалы районы үзәгендә туган ул. Әтисе Шәяхмәт Хаҗиәхмәт улы районның совет һәм партия органнарында җитәкче вазыйфаларда эшли. Сугыш башлангач, партия райкомының оештыру бүлеге мөдире вазыйфасыннан үзе теләп фронтка китә. Сталинград өчен барган алышларда өлкән лейтенант, рота командиры Касыймов, кул-аягы яраланып, әсирлеккә эләгә. 29 көннән аларны коткаралар. Сугыштан соң Ш. Касыймовка рәсми органнар кырын карый, шулай да “Райпищеторг” директоры итеп тәгаенлиләр. Арытаба оешма бетерелгәч, директорга башка эш бирмиләр, аңа “әсирлектә булган” дигән яманат тагыла. Рәсми рәвештә партиядән чыгарылмаса да, беркайда да партия оешмасына исәпкә куймыйлар. Кулга алынудан аны КГБдан бирелгән “Әсирлектә чакта үзен гаепләрлек фактлар булмаган” дигән белешмә генә коткара...
Бөтен авырлык “әсир”нең биш баласына төшә. Районның халык мәгарифе бүлеге мөдире ул балалар укыган мәктәп җитәкчеләренә аларны беркая да сайламаска, югарыга үрләтмәскә күрсәтмә бирә. Башка чарасы калмагач, Ш. Касыймов гаиләсе белән Уфага күченеп китә. Тагын да биш елдан, 1956 елда, өстендәге бөтен ялган гаепләр алып ташлана. “1929 елдан коммунистлар партиясе әгъзасы булып тора” дигән белешмә ала. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен аны “Кызыл йолдыз” ордены “эзләп таба”. Ул, тәмам акланып, Башкортстанның персональ пенсионеры буларак лаеклы ялга чыга.
Алгарак китеп, шуны әйтим: Шәяхмәт Касыймовның дүрт улы һәм бер кызы төрле тармакларда хезмәт салды. Рәшит — инженер-төзүче, Фәнил — завод эшчесе, Наил беренче класслы хәрби очучы иде (СССР оборона министры кул куйган Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән). Төпчекләре Фәния күп еллар Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшләде.
Рәис Уфаның 9нчы башкорт мәктәбен тәмамлый. Татарча гына түгел, башкорт һәм урыс телләрендә дә яхшы язуы менә кайдан икән! Хәрби хезмәткә алына. Кече авиация белгечләре мәктәбендә укып чыккач, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен Мурманск өлкәсенә реактив самолетлар механигы итеп җибәрелә. Уңышлы хезмәте өчен “Авиация отличнигы” исеменә лаек була. Ике тапкыр унар көнгә кыска ялга кайта, күп рәхмәтләр ала.
1958 елда армиядән кайтып, “Ленинсе” гәзитенә тәрҗемәче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетында кичке бүлектә укый. “Ленинсе” гәзите белән ул мәктәп елларыннан ук элемтә урнаштырган була, биредә күренекле шагыйрьләр Кадыйр Даян белән Мостай Кәрим җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри.
1965 елда университет тәмамлагандагы диплом эше журналистикага багышлана, аның аерым өлешләре республика матбугатында басылып чыга. Бераз вакыт Башкортстан телевидениесендә эшләп ала да 1966 елда “Совет Башкортостаны” гәзитенә пропаганда бүлеге хезмәткәре булып күчә. Анда 7 ел хезмәт салгач, “Кызыл таң”га кабул ителә. Безнең коллективта 25 ел эшләү дәверендә ул өлкән әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкарды. Берөзлексез җәмәгать эшләрен дә җигелеп тартты: партбюро секретаре урынбасары, профком рәисе.
Принципиаль журналист Рәис Касыймов иҗтимагый-сәяси тормышыбызның агышы һәм алда торган бурычлар турында очерклар, көнүзәк мәкаләләр, юл язмалары, махсус битләр бастырды. Тәнкыйть мәкаләләрендә һәм фельетоннарында җитешсезлекләргә, күз буяуларга каршы чыкты. Хәрби-патриотик темага аеруча зур игътибар бирә иде ул. Ай саен чыгарылган “Ватанны сакларга әзер бул!” дигән махсус битләре республикада гына түгел, аннан читтә дә, хәтта хәрби частьларда да билгеле булды. Мондый материаллар өчен каләмдәшебез СССРның ДОСААФ Үзәк Комитеты рәисе, өч тапкыр Советлар Союзы Герое Александр Покрышкин тарафыннан махсус “Почетлы билге” белән бүләкләнде.
Рәис Касыймов 1991 елда — “Башкортстан ССРының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә, 1992 елда республиканың Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек булды, 1996 елда Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас