+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 20:10

Журналистлар бәйрәм итте

Уфада 13 гыйнварда билгеләп үтелгән Русия матбугаты көненә багышланган тантаналы чара узды.

Журналистлар бәйрәм итте
Журналистлар бәйрәм итте
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгының конференц-холлында журналистларны министрлыклар һәм ведомстволар оештырган конкурслар нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр.

Җыелучыларны Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев котлады һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Русия Журналистлар берлегенең яңа әгъзалары Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков кулыннан таныклыклар алды.

Алып баручы Фирдәт Галиев билгеләп үткәнчә, 2025 ел барлык журналистлар өчен Ватанга тугрылык имтиханы булды. Республика журналистлары аны үзләренең ватанпәрвәрлеген һәм профессиональлеген исбатлап узды, шул исәптән махсус хәрби операция зонасында эшләү шартларында да. Исегезгә төшерәбез, безнең республика илдә беренче булып хәрби журналист статусын закон нигезендә билгеләде, тугыз хезмәттәшебез илдә беренчеләрдән булып хәрбиләр таныклыгы алды.

Былтыр безнең мәгълүмат чараларының осталыгы федераль һәм республика дәрәҗәсендә күп тапкырлар билгеләп үтелде. Чарада алар турында да искә алынды.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, наркотиклар, алкоголь куллануга, тәмәке тартуга каршы көрәшкә зур өлеш кертә. «Басма матбугат чараларында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темасын яктырту буенча эшне иң яхшы оештыру" номинациясендә "Кызыл таң" гәзите редакциясе икенче урынны яулады.

Шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасын мәгълүмати үстерү буенча җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Анда катнашучылар республика халкына инвестиция проектлары һәм төбәкнең икътисади үсеше турында җиңел һәм мавыктыргыч итеп сөйли, ә бизнес вәкилләренә үз секторындагы ярдәм чаралары һәм өстенлекләре турында тулы һәм вакытында хәбәр итә. "Алга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы эшчәнлеген басма чараларында иң яхшы яктырту“ номинациясендә җиңүчеләр исемлегегдә "Кызыл таң" гәзите дә бар иде.

Чара матур җырлар белән үрелеп барды.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас