"Прокуратура һәрвакыт законлылык һәм хокук тәртибенең ышанычлы таянычы булды һәм булып кала. Сезнең профессионализм, принципиальлек һәм эшкә бирелгәнлек – җәмгыять өчен чын калкан, көчле суверен дәүләтнең нигезе.
Горурланып билгеләп үтәм, безнең республика Прокуратурасы хаклы рәвештә Русия Федерациясендә иң нәтиҗәлеләр сафына керә.
Җинаятьчелеккә, коррупциягә, экстремизмга, кеше хокукларын бозуга каршы көрәш сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Узган елда гына прокуратура органнары 91 меңнән артык закон һәм гражданнар хокукларын бозуны ачыклаган. Сезнең җаваплы хезмәтегез аркасында хокук бозулар саны ел саен сизелерлек кими.
Прокурорның үз вакытында карар кабул итүе нәтиҗәсендә ятим балаларның, инвалидларның, аз керемле гаиләләрнең хокуклары тергезелде. Меңнән артык кеше күптән көтелгән торак алды.
Республика хакимияте органнары белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә соңгы өч елда хезмәт хакы буенча бурычларны кискен киметүгә ирешелде - 880 млн сумнан 134 млн сумга кадәр. Бу статистикадан бигрәк, кешеләрнең һәм аларның гаиләләренең язмышы һәм иминлеге мәсьәләсе.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга сезнең ярдәмегез өчен аерым рәхмәт. Прокурор тәэсире нәтиҗәсендә СВО башланганнан бирле 320 хәрби хезмәткәрнең хокуклары тергезелде.
Сезнең эшегезнең төп нәтиҗәсен республикадагы тотрыклы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыятьтә күрәм", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.