+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 гыйнвар , 07:55

Башкортстан – Президент грантларында иң күп җиңүчеләр өчлегендә

15 гыйнварда социаль проектларны гамәлгә ашыруга Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Башкортстаннан коммерцияле булмаган 54 оешма әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча 96,8 млн сумлык грант ярдәме алачак.

Башкортстан – Президент грантларында иң күп җиңүчеләр өчлегендәБашкортстан – Президент грантларында иң күп җиңүчеләр өчлегендә
Башкортстан – Президент грантларында иң күп җиңүчеләр өчлегендә
Башкортстан Иҗтимагый палатасы Аппаратының иҗтимагый проектлар ресурс үзәге безнең төбәкнең коммерцияле булмаган оешмаларының 2026 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында катнашуына нәтиҗә ясады.

Башкортстан җәмәгатьчелеге конкурска 636 гариза җибәргән. Нәтиҗәдә, безнең республика откан проектлар саны буенча Русиянең топ-3 төбәге һәм Идел буе федераль округы буенча топ-2, шулай ук грантлар суммасы буенча округта топ-5 һәм ил буенча топ-10 төбәге исемлегенә керде.

Башкортстаннан барлык җиңүчеләр исемлеге Фонд сайтында шушы сылтама буенча бастырылган https://clck.ru/3RJYNG

"Мондый уңыш коммерцияле булмаган оешмаларның системалы эше, аларның профессиональлеге һәм социаль бурычларны хәл итүгә җәлеп ителүе нәтиҗәсе булды. Безнең төбәктә яшәүчеләрнең башлангычларына ихтыяҗ зур һәм алар федераль дәрәҗәдә танылу ала. Башкортстанның артта калмавы һәм, традиция буларак, үз позицияләребезне яхшыртуыбыз - күңелле күренеш.

Әйтик, үткән елның беренче конкурсында безнең коммерцияле булмаган оешмалар 73 миллион сумнан артык акча алган иде, ә бу елның беренче конкурсында 54 проектка 96,8 миллион сум бүлеп биреләчәк. Саннар зур, алар үсә, һәм үз проектлары өстендә эшләүчеләрнең җиңүгә ирешә алуы бик шатлыклы", - дип билгеләп үтте Иҗтимагый палата Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина.

"Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары Президент грантлары фондының 2026 елгы беренче конкурсына заявка кампаниясе йомгаклары буенча тагын бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләр белән горурланам, чөнки бу саннар артында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең үзләре дә, Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге дә башкарган катлаулы эш тора", - дип шәрехләде Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге эксперты, грант конкурсларында күп тапкырлар җиңүче Артур Гыйльманов.

Быел грантлар бирүгә икенче конкурс проектлары 2 февральдән 16 мартка кадәр кабул ителәчәк. Фонд мәгълүматлары буенча, конкурс кысаларында ярдәмгә илнең барлык төбәкләреннән барлыгы 9 310 проект дәгъва иткән. Русия Федерациясе Президенты грантларын коммерцияле булмаган 1469 оешма алачак. Ә ярдәмнең гомум суммасы 4,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу - Фонд эшләгән бөтен вакыт эчендә бер конкурска бүленгән иң зур сумма.

Фото: op.bashkortostan.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас