+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 гыйнвар , 15:40

Күнгәк халкын уртак хәстәрлекләр берләштерә

Аскын районының Күнгәк авылында яшәүчеләр элек-электән һәр эшне киңәшләшеп башкарды. Соңгы елларда авылдашлар дәүләт программаларында да актив катнашты. Шундыйларның берсе - “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ).

Күнгәк авылы хакимиятеКүнгәк авылы хакимияте
Күнгәк авылы хакимияте

Авыл проблемаларын ачыклауга һәм хәл итүгә юнәлтелгән реаль эшләүче чараларның берсе - “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы. Күнгәк авылы халкы аннан актив файдалана. ППМИ конкурсында җиңгән торак пунктларга республика бюджетыннан субси­дияләр бүлеп бирелә. Финанслау өч чыганактан тәэмин ителә: республика һәм урындагы бюджетлардан һәм авыл биләмәсе халкыннан, аерым физик һәм юридик берәм­лекләр (иганәчеләр) бу ярдәмгә ирекле рәвештә кушыла ала. Проблемаларны билгеләү һәм алардан берсен, ягъни тәгаен объектны сайлау биләмәнең гомум җыенында хәл ителә.

2017 елда әлеге программа кысаларында Күнгәк авылында зират коймасы яңартылса, 2022 елда авыл урамнарын кардан чистарту һәм чүп чыгару максатыннан яңа трактор сатып алынды. Шуны да аерым билгеләргә кирәк: трактор бюджетының халык тарафыннан җыела торган өлеше авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар тырышлыгы белән бер тәүлек эчендә җыела. Авыл халкы менә шундый бердәмлек һәм тырышлык үрнәге күрсәтә.

Агымдагы ел әле башланды гына, ә Күнгәк халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында янә катнашу теләге күрсәтте. Биредә быел яңа тракторга роторлы чапкыч алу өчен тавыш бирделәр. Ул Күнгәк һәм биләмәдәге авыллар урамындагы чүп үләннәрен чабарга һәм юл буйларын тәртиптә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге максатка Башкортстан бюджетыннан - 275, район бюджетыннан - 47 мең сум бүленәчәк, тагын 30 меңне авыл халкы җыячак, ә 30 меңне спонсорлар бирәчәк дип көтелә.

Читайте нас