+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар , 03:45

Магнит давыллары котырачак

Кояштагы кискен үзгәрешләр Җиргә дә йогынты ясаячак.

Магнит давыллары котырачакМагнит давыллары котырачак
Магнит давыллары котырачак

Галимнәр иртәгә, сишәмбе көнне, Кояштагы көчле ялкыннар аркасында, җирдә G3/G4 дәрәҗәсендәге магнит давылларын фаразлый, дип хәбәр итте Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе үзенең Telegram-каналында.

"Алар Җиргә сишәмбе көнне киләчәк. Көтелгән магнит давыллары дәрәҗәсе - G3/G4. Поляр балкышлар зонасының аскы чиге — 50 градуска кадәр", - диелә хәбәрдә.

Бу көннәрдә сәламәтлегебезгә аеруча игътибарлы булыйк!

Фото: РИА "Новости"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас