Ул Интернетта инвестицияләү турындагы белдерүне күргән һәм үзенең телефон номерын калдырган. Берникадәр вакыттан соң аның белән, янәсе, инвестицияләү буенча белгеч элемтәгә керә һәм аны акча эшли башлау өчен минималь сумманы күчерергә күндерә.
Аннары зыян күрүчегә башка номердан шалтыраталар һәм, әгәр ул үзенең бөтен акчасын исәбеннән чыгармаса, брокерның акчаларын үзләштергән өчен дәгъва бирү белән яныйлар. Моны булдырмас һәм, янәсе, үз акчаларын саклар өчен, пенсионер хатын аңа җибәрелгән реквизитлар буенча күчерә башлаган.
Әнисе янына килгән улы аның таныш булмаган кешеләр белән аралашуын күргән. Аларның мошенниклар икәнен шундук аңлап, ул әнисенең акча күчерүен туктаткан. Алар бергә полиция бүлегенә барган. Әлеге факт буенча мошенниклык турында эш кузгатылган.
Кызганычка каршы, ханым 1 миллион сум акчасын күчереп өлгергән булган.