

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җирләрне яңадан бәяләү Русиянең барлык субъектларында да бердәм методика буенча узачак. Быел Башкортстанда дәүләт кадастр бәясе карамагындагы күчемсез милек объектларының беренчел исемлегендә 1,69 миллион җир кишәрлеге бар.
- Расланган кадастр бәясе нәтиҗәләре 2027 елда җир салымын исәпләү өчен нигез булачак. Беренче тапкыр дәүләт кадастр бәясе Пространство белешмәләренең милли системасын (НСПД) кулланып узачак. ГКОда катнашучыларның барысы да бәя барлыкка китерүче факторлар сыйфатында кулланылырга мөмкин булган пространство мәгълүматлары булган бердәм үзәкләштерелгән платформа базасында хезмәттәшлек итәчәк. Бу гадел кадастр бәясен билгеләү өчен белешмәләр җыю, туплау һәм алмашу мөмкинлеге бирәчәк, – диде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: pravitelstvorb.ru