Мәләвез районара прокуратурасы коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү ачыклаганча, 2020 елдан 2024 елга кадәр Мәләвез районы хакимияте башлыгының элекке урынбасары хатыны һәм аның әнисе белән бергә Уфада һәм Мәләвездә 13 фатир, шулай ук гомуми суммасы 44 млн сумнан артык булган «Лексус» һәм «Киа К3» автомобильләре сатып алган. Акчаларның законлылыгы расланмаган, дип хәбәр итә прокуратура матбугат хезмәте.
Ведомство дәүләткә милекне кайтару өчен судка дәгъва биргән. Барлык фатирлар һәм автомобильләр алардан беркем дә файдалана яки сата алмасын өчен кулга алынган.
Моннан тыш, район башлыгының элекке урынбасарына каршы зур күләмдә ришвәтчелектә арадашчылык өчен җинаять эше кузгатылган.
Фото: "Башинформ"