Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә СВОда катнашучыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Хәрби идарә үзәгенең максатка юнәлтү пункты җитәкчесе Рөстәм Кусмаев, шулай ук хәрби хезмәткәр Илгиз Зәйнуллин Генерал Шәйморатов медаленә лаек булдылар.
Радий Хәбиров Крещение бәйрәме чараларының яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бәкеләргә 17 меңнән артык кеше чумган. Катнашучыларның иң күп саны Уфада ─– 3,6 мең, шулай ук Ишембай (1,3 меңнән артык) һәм Благовещен (1 меңнән артык) районнары халкы изге чарада актив катнашкан. Республика территориясендә 57 муниципалитетта 98 бәке җиһазландырылган. Иминлекне тәэмин итү өчен 1114 кеше һәм 317 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Республика Башлыгы барлык чараларның да гадәттән тыш хәлләрсез узуын аерым билгеләп үтте һәм муниципалитетларга һәм махсус хезмәтләргә рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә иң нәтиҗәле эшләгән муниципалитет башлыкларын бүләкләделәр. Аларның эшенә бәя бирү методикасы һәм нәтиҗәләре турында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хәбәр итте.
Федераль методика буенча комплекслы бәяләүне исәпләү өчен соңгы өч елда 11 күрсәткеч кулланыла. Анда халыкның урындагы хакимият эшеннән канәгать булуы, халык саны арту, торак төзелеше темплары һәм мохтаҗ категорияләргә торак бүлү, муниципаль казна керемнәре күләме, балалар бакчасына чиратлар, түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнүче балалар саны, инвестицияләр күләме, юлларның сыйфаты, кече һәм урта эшкуарлар саны исәпкә алына. Нәтиҗәләр буенча шәһәрләр арасында беренче урынны Стәрлетамак яулады. Административ үзәге шәһәр булган районнар арасында беренче урында – Ишембай, икенче урында – Дүртөйле районнары. Үзәге авыл булган муниципаль районнар арасында беренче урында – Нуриман, икенче урында – Әбҗәлил, өченче урында Бөрҗән районнары.
2019 елдан Радий Хәбиров кушуы буенча 61 күрсәткечне үз эченә алган биш номинация буенча республика бәяләве дә үткәрелә. Шартлар буенча, алар федераль белән туры килми. Бер муниципалитет бер генә номинациядә җиңүче була ала. Шулай ук, федераль бәяләү лидерлары төбәк дәрәҗәсендә җиңүчеләр булып таныла алмый. Эксперт комиссиясе исәпләре һәм тәкъдимнәре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр республика башлыгының “Ел казанышы” грантларын ала. Шул рәвешле, медицина хезмәте күрсәтү системасы үсеше, халык саны арту, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру сыйфаты исәпкә алынган “Сәламәтлек һәм демографик үсеш” номинациясендә шәһәрләр арасында ─– Уфа, үзәге шәһәр булган муниципаль районнар арасында – Дәүләкән, авыл районнары арасында Караидел җиңүче булды.
Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү, барлык гражданнар өчен тигез мөмкинлекләр булдыруны исәпкә алган “Социаль үсеш” номинациясендә беренче урыннар Күмертау шәһәрендә, Бөре һәм Бүздәк районнарында.
Башкортстан Башлыгы район һәм шәһәр җитәкчеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Барыгызны да котлыйбыз! Мин һәрвакыт әйтәм: бу елларда муниципалитет башлыкларына алар беркайчан да хәл итмәгән һәм аларга хас булмаган шактый күп вәкаләтләр йөкләнде. Әмма сез, зур тырышлык күрсәтеп, аларны хәл итәсез”, – диде Радий Хәбиров һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру, креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында фикер алышты.