1968 елда төзелгән цирк бинасы инде 10 елга якын ябулы тора. 2017 елда аны эксплуатацияләү туктатылды, 2020 елга яңартырга җыенганнар иде, әмма срокларны берничә тапкыр күчерделәр. Хәзер эшләр 2026 елга старт алачак, ә төгәлләнү — 2028 елга.
Ремонтка барлыгы 2 миллиард сум китәчәк.
Агымдагы елда Башкортстан мәдәниятны үстерү өчен федераль бюджеттан 1,6 миллиард сум алачак. Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбәк.
Акча Сибай драма театрын, Салават Юлаев музеен модернизацияләүгә, Салават шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбен, Нефтекама филармониясен һәм ике муниципаль китапханәне капиталь ремонтлауга тотылачак.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: bashinform.ru