Республика Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, пенсионер отышлы инвестицияләр вәгъдәләренә ышанган һәм акчаларны Санкт-Петербург һәм Краснодар җинаятьчеләренең ялган банк счетларына җибәргән.
Район прокуратурасына мөрәҗәгатеннән соң «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Прокуратура акчаның бер өлешен суд тарафыннан түләтүгә ирешкән. Дропперларның берсен зыян күрүчегә 87 мең сум кайтарырга хөкем иткәннәр.
Калган сумма шулай ук кире кайтарылырга тиеш, эшләр әле суд тарафыннан карала.
Фото: башинформ