Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы оператив киңәшмәдә «Башкортстан Республикасының төбәк операторы» фонды генеральный директоры Павел Сафонов хәбәр итте.
2025 елда 272 йортның түбәсе һәм 71 бинаның фасады ремонтланган. Моннан тыш, 623 лифт алыштырылган, 107 йортта су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына ремонт ясалган, 38 йортта электр белән тәэмин итү, 26 йортта җылылык белән тәэмин итү, 15 йортта газ белән тәэмин итү системаларына ремонт ясалган. Бу 130,9 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Фондның генеральный директоры билгеләп үткәнчә, Башкортстан илнең 25 еллык норматив эксплуатация срогы тәмамланган лифтларны алмаштыруны тулысынча тәмамлаган беренче төбәкләренең берсе булды. 2026-28 елларга 1 354 йортта 1 428 төр эш башкару планлаштырыла. Шул исәптән – 856 бинаның түбәсен ремонтларга һәм 461 лифтны яңартырга план ткорылган.
- Фонд халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Капремонт эшләре башланыр алдыннан халык белән очрашулар үткәрәбез, анда техник күзәтчелек, подряд оешмалары белгечләре катнаша, – ди Павел Сафонов.
Республиканың Стәрлебаш районында соңгы ике елда торакны яңарту буенча шактый эш башкарылган. 2024 елда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы кысаларында район үзәгендә Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 3нче йортта, Мәктәп урамындагы 6нчы йортта һәм Первомайский поселогында Октябрь урамындагы 4нче йортта зур хезмәт салынган. Аларда тамбурларда ишекләр һәм идән плиткалары алыштырылган, стеналар һәм түшәмнәр буялгн, керү группасы бизәлгән, керү урынындагы козыреклар ремонтланган, яңа почта тартмалары эленгән. Стәрлебаш авылында Мәктәп урамындагы 2, 4, 6 нчы йортларның өчесендә подъездга керү баскычлары да ясалган.
Ә узган ел капиталь ремонт төбәк операторы фонды акчасына Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 11нче күпфатирлы йортның түбәсе капиталь ремонтланган. Ул түбәсе алыштырылган бишенче йорт булган, 2024 елда шундый рәвешле дүрт йорт ремонтланды - Тукай урамындагы 41нче һәм Төзүчеләр урамындагы 2, 4, 6нчы йортлар.
Барлык башкарыла торган эшләр алдан ук яшәүчеләр белән килештерелә: аларның теләкләре исәпкә алына, эшләрне кабул итү комиссия тарафыннан башкарыла, анда йорт буенча өлкәннәр керә. Яшәүчеләр беренчел проблемаларны үзләре билгели һәм эшләрнең сыйфатын күзәтә ала.
Лилия Галәветдинова, Стәрлебаш авылының Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 11 нче йорт буенча җаваплы:
- Узган җәйдә, ниһаять, йортыбызның төп "баш авыртуы" бетерелде - түбә ремонтланды. Элек ул шифердан иде, һәм анда даими рәвештә кар җыелып, аны чистартырга туры килә иде. Ә кар эрегәндә яки яңгырлар яуганда, су үтеп, подъезд стеналары зыян күрә иде. Хәзер безнең түбә профнастилдан һәм бу проблемалар башка юк, безнең йортта яшәүчеләрнең барысы да моңа бик шат. Тышкы кыяфәте дә матур. Кыскасы, без барыбыз да канәгать. Хәзер менә подъездны ремонтлауны сорап чыгабыз: элекке юешлектән штукатурка коела башлады, сары таплар барлыкка килде. Аны уңай карарлар дип өметләнәбез, чөнки йортның тышкы ягы да, эчке ягы да уңайлы һәм матур булуын телибез.
Фото: "Стәрлебаш хәбәрләре"