-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар , 12:50

Үсмер мошенникларга 38 миллион сум күчергән

Ул әти-әнисен җинаять эшеннән коткарам дип уйлаган.

Үсмер мошенникларга 38 миллион сум күчергән
Үсмер мошенникларга 38 миллион сум күчергән

 Татарстанда үсмер әти-әнисен һәм гаиләсен бер тиенсез калдырган.

Җинаятьчеләр бала белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре рәвешендә элемтәгә кергән һәм аңардан гаилә турында конфиденциаль мәгълүматны сорап алган. Ялган хокук сакчылары балигъ булмаган баланы аның әти-әнисенә каршы җинаять эше кузгату белән куркыткан.

Психологик басымга һәм янауларга бирелеп, укучы мошенникларның барлык инструкцияләрен үтәгән һәм билгесез счетларга 38 млн сум күчергән.

Балаларыгыз белән аларга ихтимал булган шундый мөрәҗәгатьләргә карата сак булырга кирәклеге турында сөйләшегез.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас