─ Без авария комиссарлары эшчәнлеген көйләргә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү буенча хезмәтләр базарында тәртип урнаштырырга тәкъдим итәбез, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. –─ Бүген базарның бу сегменты дәүләт контроленнән читтә калды диярлек. Намуслы, грамоталы белгечләр белән беррәттән тиешле квалификациясе булмаган псевдокомиссарлар да эшли. Европротоколларны дөрес рәсмиләштермәү аркасында страховка компанияләре зыянны каплаудан баш тарта. Тарифлар билгеләнмәгән ─–─ әлеге төр хезмәтләргә бәя 4 меңнән 10 мең сумга кадәр һәм аннан да югарырак тәшкил итә. Башкортстанда гына да күләгә базары күләме елына 500 миллион сум белән бәяләнә. Русия күләмендә бу 40 миллиард сум тирәсе. Өстәвенә, псевдокомиссарларның бер өлеше ялган юл-транспорт һәлакәтләре белән мошенник схемаларына җәлеп ителгән. Базарны легальләштерү бу проблеманы да хәл итәчәк.
Тәкъдим ителгән закон проекты авария комиссарлары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен нигезләрне билгели һәм бу өлкәдә дәүләт контроле (күзәтчелеге) механизмын көйли. Авария комиссарларына таләпләр, авария комиссары эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирүгә гаризаны кабул итү һәм карау, рөхсәтне туктатып тору, яңадан башлау, гамәлдән чыгару тәртибе билгеләнә. Авария комиссарлары һәм авария комиссарларын чакыру хезмәтләре реестрын кертү күздә тотыла. Реестрга таләпләр һәм аңа үзгәрешләр кертү тәртибе билгеләнә. Тарифлар мәсьәләләрен башкарма властьның профильле федераль органы карамагына кертергә тәкъдим ителә.