-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар , 09:55

Документлар - милли мессенджерда

Илебез мессенджерының плюслары арта. "МАХ" кулланучылары "Дәүләт хезмәтләре"ннән үз документларына тиз керә ала. Яңа функция: пенсионерларның һәм инвалидлыгы булган гражданнарның санлы таныклыгы хәзер "МАХ"та.

Документлар - милли мессенджерда
Документлар - милли мессенджерда

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Паспортның электрон версиясе, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИНН (кулланучы ризалыгы белән) аның "МАХ" профилендә чагыла. Мәгълүматларга керү биометрия таләп итми. Документлар карточкалары кулланучы профилендә санлы ID бүлегендә бар.

Ә хәзер пенсионерлар һәм инвалид гражданнар да санлы ID нигезендә формалаштырылучы ташламага хокуклы таныклыкны "MAX"та күрсәтә алачак. Таныклык төрле ситуацияләрдә кирәк булырга мөмкин: ваклап сату нокталарында ташламалар алу, музейларга бушлай йөрү, җәмәгать транспортында ташламалы йөрү хокукын раслау өчен.

Документлардан тиз файдалану өчен "МАХ" кушымтасын һәм "Дәүләт хезмәтләре"н яңартырга, санлы ID бүлегенә күчәргә, документны сайларга, беренче куллану өчен "Дәүләт хезмәтләре"ндәге мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирергә кирәк.

Алга таба документлар исемлеге киңәйтеләчәк.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас