-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар , 08:35

Кар-буранда хәзер – ышыкта!

Салават шәһәрендә халык соравы буенча тукталышта павильон урнаштырылды.

Кар-буранда хәзер – ышыкта!
Кар-буранда хәзер – ышыкта!
Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары республикада яшәүчеләрнең 7243 мөрәҗәгатен теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 2945кә арткан.

Һәвакыттагыча, беренче урында юллар темасы –─ 1873 хәбәр. Халык ешрак юлларны һәм тротуарларны кардан чис­тартуны, юлларны яктыртуны һәм яңаларын төзүне сорап язган. Бу тема буенча иң күп мөрәҗәгатьләр Уфа, Стәр­летамак, Бәләбәй һәм Туймазы район­нарында яшәү­че­ләрдән килгән.
Икенче урында төзек­ләндерү темасы ─– 1483 хәбәр. Халык ихата һәм җәмәгать территорияләрен кардан чис­тартуны, шулай ук җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне сораган.Торак-коммуналь хуҗалык темасына республика халкы 1047 шәрех калдырган. Барыннан да элек халыкны йорт түбәләрендәге боз сөңгеләре хафага сала. Шулай ук, җылыту проблемасы буенча мөрәҗәгатьләр байтак булган.
 
Башка темалар буенча да язганнар: күпләрне җәмәгать транспортының эш графигы борчыган, социаль посо­биеләр алу сроклары һәм тәртибе буенча сораулар бул­ган. Медицина ярдәме күр­сәтү һәм табибларга язылу буенча хәбәрләр теркәлгән. Республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен муниципалитетлар, министрлыклар һәм ведомстволар эшкә алган, алар Башкортстанга идарә итү үзәге контролендә.
 
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Салават шәһәре халкы Монтажчылар бульвары буенча тукталыш павильоны урнаштыруны сораган. Бу хакта алар социаль чел­тәрдә язган: шәрехләрне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары тер­кәгән. Мәсьәләне хәл итү бе­лән шәһәр хакимияте шөгыль­ләнгән. 15 гыйнварда тукталышта павильон урнаш­ты­рыл­ган.
 
Шушы ук шәһәрдә Губкин һәм Ленинград урамнары киселешендәге светофорда җәяүлеләр өчен өстәмә секция урнаштырганнар. Бер кеше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә”гә видео­мөрәҗәгать җибәргән булган, анда ул юл чаты нык җанлы, ә юл мәктәпкә алып бара, дип билгеләгән. Салават шәһәре хакимияте мәсьәләне эшкә алган. Профильле хезмәтләр урынга чыгып, җәяүлеләр өчен өстәмә секция урнаштырырга карар кылган һәм 15 гыйнварда бу эшне башкарганнар.
 
Нефтекаманың Ленин урамы, 9нчы йортта яшәүче хатын-кызның социаль чел­тәр­ләр-дәге үтенеченнән соң реклама экраны эшен көй­ләгәннәр. Төнлә аның ачык төсләр белән ялтыравын һәм йокларга комачаулавын ханым 9 гыйнварда язган. Шәһәр хакимияте профильле бүлек бе­лән элемтәгә кергән һәм мәсь­әләне контрольгә алган. 12 гыйнварда бел­гечләр реклама экраны эшен җайга сал­ган.
 
Шушы ук шәһәрдә Юбилей проспектындагы светофорны ремонтлаганнар. Аның эш­ләмәве турында бер хатын кире элемтә платформасына язган. Мәсьәләне хәл итү белән шәһәр хакимияте шө­гыль­ләнгән. 13 гыйнварда “Чисталык һәм тәртип хез­мәте” учреждениесе хез­мәткәрләре җитешсезлекне төзәткән.
Уфада Рихард Зорге урамындагы 45нче йортта су белән тәэмин итүне тер­гез­гәннәр. 1нче подъездда салкын су урынына кайнар су агуы турында шушында яшәү­ч­е хатын хәбәр иткән. ЦУРның мәгълүмат системалары мөрә­җәгатьне теркәгән.
 
Башкаланың Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре авария хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Ачыклануынча, фатир­ларның берсендә авария теркәлгән һәм белгечләргә салкын суны ябарга туры килгән: хуҗалары өйдә булмаган. Алар белән элемтәгә кергәч, хезмәтләр эшкә кереш­кән. Икенче көнне фатирдагы проблема хәл ителгән, су белән тәэмин итү тергезелгән.
 
Башкалада “Уфа муенсасы” маршрутының сәламәтлек сукмагында спорт инвентарен ремонтлаганнар. Бу хакта Октябрь районында яшәүче ке­ше сораган. Әлеге проблеманы хәл итү белән Октябрь районы хакимияте шөгыль­ләнгән.

 


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас