-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар , 14:50

Ленин яши...

Бөек юлбашчының Уфадагы йорт-музеена – 85 ел

Ленин яши...
Ленин яши...


Владимир Ильич Ленинның Уфадагы йорт-музее 1941 елның 21 гыйнварында ачыла. 1924 елның маенда РКП(б)ның ХIII съездында Ленин белән бәйле урыннарны мәңгеләштерү турында карар кабул ителә. Бөтен илдәге кебек үк, Уфада да бу юнәлештә эшләр башлана. Проект 1938 елның апрелендә әзер була. Эшләр 1938-41 елларда Н. К. Крупская күзәтүе астында башкарыла.

Билгеле булуынча, Владимир Ильич Ленин Уфага ике тапкыр — 1900 елның февраль һәм июнь айларында килә. Икенче килгәндә хатыны Надежда Константиновна Крупская Уфада Жандарм (хәзер Крупская) һәм Төрмә (хәзер Достоевский) урамнары почмагында урнашкан чарлаклы йортта вакытлыча яшәргә бүлмә ала. Монда Ленин өч атна диярлек яши. Бу йортта ул 1900 елның җәендә Уфа социал-демократлары белән мөһим очрашулар да үткәрә. Крупская Уфа губернасында 13 ай яши һәм 1901 елда моннан китә. Ул яшәгән йортка берничә тапкыр реконструкция ясала, бинаның фасады алмаштырыла, әмма йорт шул ук нигездә кала.
Әлбәттә, моннан күп еллар элек Чоглоковлар утары да күпкә зуррак булган. Сакланган документлар нигезендә шуны ачыкларга мөмкин: Прасковья Ивановна һәм Петр Николаевич Чоглоковлар йорты 1860-69 елларда төзелгән. Утарда, агачтан төзелгән чарлаклы йорттан тыш, ат абзары, баз һәм мунча булган.
1912 елда Прасковья Ивановна йортны барлык корылмалары белән Уфа дворяны Владимир Алексеевич Языковка сата. Йортның революциядән соң язмышы шәһәрдәге күп кенә башка йортларныкы кебек үк. Шәһәр казнасына күчеп, ул күпфатирлы торак бина статусы ала. 1922 елда анда 3 гаилә яши. Ул капиталь ремонт таләп итә торган йорт буларак билгеләнә.
1936 елның җәендә, шәһәр Советы элекке Чоглоковлар йортын реставрацияләү турында карар кабул итәр алдыннан, компетентлы комиссия бинага җентекле тикшерү үткәрә. 1938 елда ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты бюросы утырышында бу йортта В. И. Ленин музеен ачу турында карар кабул ителә. 1939-40 елларда анда реставрация эшләре алып барыла. Музей сыйфатында йорт 1941 елның гыйнварында үз ишекләрен ача.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Уфада сугыш вакытында эшләгән бердәнбер музей – В. И. Ленин йорт-музее була. Биредәге хезмәткәрләр һәр килүчедә җиңүгә ышанычны арттыра, ныгыта. 1941-45 елларда музейга 4 меңнән артык кеше килә. Госпитальләрдә дәваланучы яралы сугышчылар һәм командирлар В. И. Ленинның йорт-музеена, һичшиксез, бөек юлбашчыны искә алырга килә. Яраланган сугышчылар һәм командирлар төркеме исеменнән лейтенант Попов 1942 елның 18 августында шундый язу калдыра: “Госпитальдән чыккач, без янә явыз дошманны тар-мар итүгә кушылачакбыз, туган җиребезне азат итәчәкбез, бөек Ленин җитәкчелегендә әтиләребез һәм өлкән абыйларыбыз яулап алган бәхетле тормышыбызны сакларбыз”.
Музейның беренче директоры Ш. Хәнәфин була. 1943 елдан алып, кырык елдан артык музейны Хәят Әхмәтова җитәкли.
1945 елның 22 апрелендә йорт-музей фасадында В. И. Ленин барельефы белән бронза мемориаль такта куела. Аның скульпторы – Салават Юлаев һәйкәле авторы Сосланбәк Тавасиев.
Берничә дистә ел дәвамында йорт-музейда республика укучыларын пионерлар сафына кабул итү оештырыла. Егетләр һәм кызлар биредә ветераннар кулыннан комсомол билетлары ала. Күп еллар дәвамында музей залларында революция ветераннары, пионерлар һәм комсомоллар кизү тора.
1982 елда В. И. Ленинның йорт-музее янында мемориаль зона төзелә: шәһәрнең тарихи йөзе, ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы торак йортлар һәм ихата корылмалары булган урамнар өлешчә тергезелә. 1994 елдан мемориаль зонада Башкортстан халыклары этнография музее урнаша. 2006 елдан музей Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре “В. И. Ленин йорт-музее” муниципаль бюджет учреждениесенә әверелә.
Владимир Ильич Ленин һәм Надежда Константиновна Крупская 1900 елда яшәгән йорт федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора. Музей фондларында Надежда Константиновнаның шәхси әйберләре саклана.
Н. К. Крупскаяның сәгате кыйммәтле экспонат булып тора. Ул аны 1938 елда А. И. Крылов аша тапшыра. Шулай ук экскурcиягә килүчеләр ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы көнкүреш әйберләрен дә күрә ала.
Музейның төп экспозициясе В. И. Ленин һәм Н. К. Крупскаяның 1900 елда Уфада булуына, урындагы социал-демократлар белән очрашуына һәм “Искра” гәзитенең беренче терәк пунктын булдыруга багышлана. Музей фондлары елдан-ел тулылана, бүгенге көндә анда 7 меңнән артык экспонат исәпләнә.
Йорт-музейның беренче залы Владимир Ильич Ленин һәм Надежда Константиновна Крупскаяның Уфага килүенә һәм аларның “Искра” гәзите саннарын әзерләү буенча эшчәнлегенә багышланган. Шулай ук Владимир Ильич Лениның тормышы һәм эшчәнлеге турында документлар, китаплар, картиналар тәкъдим ителә, йортның чарлагында Н. К. Крупская истәлекләре буенча тергезелгән мемориаль бүлмәләр урнашкан.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас