-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар , 11:20

Кайчан җылыта инде?!

Башкортстанда бу ялларда салкын булачак. Ә атна башында?

Кайчан җылыта инде?!
Кайчан җылыта инде?!

Башгидромет синоптиклары бу көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-12 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлый. Төнлә һава температурасы -23, -28 градус тәшкил итәчәк. Ә аязганда урыны белән ул -30,-35 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез температура -15, -20 градус булачак. Республиканың төньяк районнарында көндез -25 градуска кадәр көтелә.

Кайбер районнарда йомшак кар явачак. Киләсе атнаның башы республикада шулай ук салкын булачак. Атна уртасында җылына башлый. Көнбатыш агымнары төбәккә җылырак һава массасы китерәчәк. Һава температурасы үзенең гадәти билгеләренә якынаячак. Урыны белән кар явачак, бозлавык булу ихтималы артачак.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас