+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар , 19:55

Яңавылда шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерү проекты эшләнгән

Бүген Яңавыл районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңавылны алга таба төзекләндерү проектлары белән танышты. 2026 елда муниципалитет уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча федераль проектларда катнашырга планлаштыра.  

Яңавылда шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерү проекты эшләнгән
Яңавылда шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерү проекты эшләнгән

Искәртәбез, Яңавыл кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында ике тапкыр җиңгән иде. 2020 елда – «Башкортстанның төньяк капкасы» проекты белән һәм 2022 елда – “Кече шәһәр мәдәнияте. Яңауыл үзәген активлаштыру” проекты белән. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә яңа иҗтимагый киңлек тарих-туган якны өйрәнү музее территориясен, Октябрь, Ленин һәм Азин урамнарын, шулай ук үзәк мәйданны һәм шәһәр паркын бердәм мәдәни кластерга берләштерде. Шәһәрнең көньяк өлешендә төзекләндерүнең гомуми мәйданы 5 гектардан артып киткән. 2025 елда яңартылган урам музей экспозициясе «Золотой Трезини» халыкара премиясенең алтын дипломын алды, ә шәһәр үзәген төзекләндерү проекты «Русия парклары» Бөтенрусия премиясенең беренче бишлегенә керде.

Яңавыл районының баш архитекторы Ирина Таҗетдинова төбәк җитәкчесенә шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерүнең «Яңавылның икенче ягы» дигән яңа проектын тәкъдим итте.

– Без шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм туристларны җәлеп итү өстендә актив эшлибез, - диде Ирина Таҗетдинова. - Планнарда – шәһәрнең төньяк өлешендә гамәлдәге иҗтимагый киңлекләрне алга таба үстерү, яңа ял итү һәм рекреация зоналары булдыру, шулай ук шәһәрнең уникаль йөзен булдыру өчен мәдәни һәм тарихи объектларны интеграцияләү. Яңа концепция шәһәрнең көньяк һәм төньяк боҗрасын бердәм «очсыз сигезле» гә берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, аның үзәге Тимер юл вокзалы һәм яңа җәяүлеләр күпере булачак. 1914 елда Яңавылның барлыкка килү ноктасына әйләнгән тимер юл бүген дә аның йөрәге һәм алгарыш урыны булып кала.

Төбәк җитәкчесе урындагы буаны һәм аңа якын территорияне төзекләндерү зарурлыгына игътибар итте.

- Яңавыл безнең беренче "карлыгач" булды. Сез федераль конкурста беренчеләрдән булып катнаштыгыз һәм башка муниципалитетларга юл күрсәттегез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Мин сезнең проектны хуплыйм. Узган ел бездә биш муниципалитет җиңде, сезнең дә танылуга бөтен мөмкинлекләрегез бар.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас