Ул 1922 елның 12 гыйнварында туган һәм хәзергә кадәр ачык акыл, яхшы хәтер, зиһен һәм тормышка карата җанлы кызыксыну саклый.
Хәдичә Хәмидуллинаның язмышы җиңелдән булмый. Ул 19 яшендә кияүгә чыга һәм озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Сөекле ире сугыштан кайтмый. Тик Хәдичә Зөбәер кызы башкача кияүгә чыкмый, иренә тугрылык саклый.
Ә инде озак яшәү серләрен сораучыларга ул болай җавап бирә: "Бер серем дә юк. Аллаһ күпме гомер биргән, шул кадәр яшим".
Ул бүген үзе тәрбияләп үстергән туганының оныгы белән матур гомер кичерә.
Фото: скриншот видео