Бу бәйрәм тарихы 1755 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда императрица Елизавета Мәскәү университетын ачу турындагы документка кул куйган.
Студентлар көне берничә гасыр элек үткән вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең әһәмияте бүген дә югалмый, чөнки студентлар — җәмгыятебезнең иң актив, позитив катламы. Алар тормышны башка төрле күрә, безне алга әйди.
Шул ук вакытта кеше гомеренең иң матур еллары да нәкъ шушы чорга туры килә — киләчәккә юл яру, җәмгыятьтә үз урыныңны табу, гомерлеккә үзеңә юлдаш булырлык кеше сайлау.
Бүген Башкортстанда 100 меңнән күбрәк студент исәпләнә. Алар арасында икътисадчылар, юристлар, энергетика өлкәсе һәм IT буенча һөнәр алучылар күпчелекне тәшкил итә. Шунысы куанычлы: чит ил студентлары да Башкортстанны елдан-ел күбрәк үз итә.
Башкортстан югары уку йортларында чит ил студентлары елдан-ел арта һәм аларның географиясе дә киңәя.
"Башстат" исәпләп чыгарганча, бүген республиканың дәүләт университетларында 9 меңгә якын чит ил кешесе укый. Бу - студентларның гомум санының 8,5 проценты, ягъни һәр уникенчесе.
Иң күп студентлар Төркмәнстаннан килгән — 2,6 мең кеше. Шулкадәр үк диярлек Һиндстаннан — 2,5 мең. Аннан соң Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кыргызстан килә.
Башкортстан аудиторияләрендә Мисыр, Иран, Кытай, Марокко, Вьетнам һәм Азәрбайҗан егетләре дә бар.
2025/26 уку елында республикада барлыгы 109 мең студент укый, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 2,3 процентка күбрәк. Егетләр кызларга караганда бераз күбрәк: 51,8 һәм 48,2 процент.
Белгечлекләр сайлау буенча топта - it, энергетика, машина төзелеше, икътисад һәм хокук. Кызлар ешрак гуманитар һәм социаль өлкәләрне: педагогика, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгатьне сайлый.
Шулай булгач, Русия студентлары көненә Башкортстан яхшы саннар белән килә - студентлар саны арта, ә югары уку йортларының халыкара абруе күтәрелә.
Фото: Зөһрә Исламова