+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 гыйнвар , 14:40

Башкортстанның Милли архивы шәҗәрәләр төзергә ярдәм итә

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе архив хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшне камилләштерү темасы булды.

Башкортстанның Милли архивы шәҗәрәләр төзергә ярдәм итәБашкортстанның Милли архивы шәҗәрәләр төзергә ярдәм итә
Башкортстанның Милли архивы шәҗәрәләр төзергә ярдәм итә
— Бүген архив фондының күләме 9,3 миллионнан артык саклау берәмлеген тәшкил итә. Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында дәүләт архивларында саклана торган документлар күләме буенча 7нче һәм архив эшләренең санлаштырылган битләре саны буенча 2нче урында тора, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкарылган эшләр турында тулырак мәгълүматны Башкортстанның Архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан Милли архивы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләрдән керем елдан-ел арта. Бюджетны тулыландыру өчен яңа мөмкинлекләр эзләү буенча даими эш алып барыла. Тематик сорауларны үтәү, шул исәптән шәҗәрәләр төзү, гадәттәгечә, кирәкле эш юнәлеше булып тора. Бу эшкә гарәп графикалы текстларны тәрҗемә итүчеләр җәлеп ителә, узган елда 80нән артык шәҗәрә әзерләнгән.

Хезмәт күрсәтү буенча тагын бер мөһим юнәлеш - документларны тәртипкә китерү. Узган елда 7 меңнән артык эш эшкәртелгән. Төп хезмәтләргә шулай ук архив документларын тышлау һәм тегү, архив тартмаларын әзерләү, документларны реставрацияләү һәм дезинфекцияләү керә. Республика җитәкчелеге ярдәме белән Милли архив мәйданнары өчтән бер өлешкә артты, бу исә оешмалардан даими һәм вакытлыча саклау өчен документлар кабул итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтелде.

— Шулай ук Милли архив бишенче ел «Архив эше» һәм «Эш башкару» өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча белгечләр әзерли. Без - Идел буе федераль округында мондый эш алып баручы бердәнбер төбәк, - дип ассызыклады Илһам Фаткуллин. - Киләчәктә дистанцион технологияләр кулланып, электрон платформада онлайн-курслар эшләү һәм гамәлгә кертү планлаштырыла.

Нәтиҗәләр ясап, Андрей Назаров уникаль документаль мирасны озак саклануны гарантияләү өчен матди-техник базаны яңарту һәм кадрлар потенциалын системалы ныгыту кирәклеген билгеләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас