-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар , 08:20

“Беркем дә онытылырга тиеш түгел!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров СВО елларында халыкның хезмәт һәм хәрби батырлыкларын мәңгеләштерү бурычын куйды.

“Беркем дә онытылырга тиеш түгел!”
“Беркем дә онытылырга тиеш түгел!”

Яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең “ГосСтарт. Башкортостан” форумы традициягә әйләнәчәк. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенең атналык киңәшмәсендә белдерде. Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сүзләренчә, икенче “ГосСтарт. Башкортостан” республика фестивалендә 270 дәүләт хезмәткәре катнашкан.

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы якындагы көннәрдә, төбәктә каты салкыннар булганда, штаб режимында эшләячәк. Радий Хәбиров министр Ирина Головановага шундый йөкләмә бирде. – “Урамда катлаулы шартлар, темпе­ратураның нинди икәнен үзегез күрәсез. Әгәр кайдадыр инцидент була икән, миңа хәбәр итегез. Бөтен дөнья белән җыелабыз һәм ярдәм итәбез”, ─– диде Башкортстан Башлыгы. Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче яртысында Башкортстанда -33 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Узган елда Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык (“МСП”) һәм үзмәшгуль гражданнар саны артты, бу төбәк икътисадына уңай йогынты ясый. Бу хакта эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина бәян итте. Министр белде­рүенчә, бер ел эчендә “МСП” субъ­ектлары саны, 6,4 процентка артып, 151 меңгә җиткән, бу Башкортстанга Идел буе федераль округында ─икенче һәм Русиядә тугызынчы урынны алырга мөмкинлек биргән. Үзмәшгульләр саны, 30 проценттан артыкка үсеп, 343,6 мең кеше тәшкил иткән.

Светлана Верещагина, шулай ук, үзмәшгульләрнең гомум керемен билгеләп үтте, ул 50 миллиард сумнан артып киткән, алдагы елдагы белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга арткан. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә 653 мең кеше мәшгуль, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 9,3 процентка күбрәк. Махсус салым режимнарын кулланучы кече һәм урта бизнестан бюджетка салым керемнәре 24 миллиард сумнан артып киткән.

Уфа аэропорты илдә иң эре ун аэропорт санына керде. Узган ел йомгаклары буенча, “Уфа” халыкара аэропорты 4929715 пассажирны ташыган, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә Уфа аэропорты генеральный директоры Александр Андреев хәбәр итте. Барлыгы 19,4 мең очыш башкарыл­ган, ә предприятиенең чиста табышы 2 миллиард сумнан азрак тәшкил иткән, үсеш –─ 21 процент. Исегезгә төшерәбез: былтыр “Уфа” халыкара аэропорты “Елына 2 миллионнан 6 миллионга кадәр пассажир агымы булган иң яхшы аэропорт” номинациясендә “Русиянең һава капкасы” дәүләт премиясе җиңүчесе булды.

Чарада Башкортстан Башлыгы Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йорты бинасын төзек­ләндерү буенча йөкләмәләр бирде. Радий Хәбиров вице-премьер Рөстәм Газизовка 1970 елда төзелгән бинаны ремонтлау проекты белән шөгыль­ләнергә кушты.

 ─Бина Уфаның уртасында урнашкан. Мин ачык конкурс үткәрергә тәкъдим итәр идем, –─ диде республика Башлыгы. – Бурыч шундый – ─матур, игътибарны җәлеп итүче бина төзү. Эчтә ремонт кына кирәк, һәм мине беренче чиратта бинаның тышкы ягы кызыксындыра. Янәшәдә –─ Совет мәйданы, эчендә – 2 рес­торан, – 2 зал, китапханә. Кеше­ләрне җәлеп итәрлек итеп эшләгез.

“Бу –─ тарихи вакыйга. Сез –─ 55 ел эчендә Актерлар йортында бул­ган беренче республика җитәкчесе. Театрчылар өчен бу бик зур әһәмияткә ия”, – ─дип ассызыклады Башкортстан Театр эшлеклеләре берлегенең яңа рәисе, Башкорт­станның халык артисты Алмас Әмиров.

“Махсус хәрби операция инде 4 ел бара, һәм безнең республика халкы, СВОда катнашучы яугирләр чын хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәтәләр. Әгәр бу хакта мәгъ-лүматны сакламасаң, теркәмәсәң, күп нәрсә онытылырга мөмкин”, – ─дип билгеләде Радий Хәбиров киңәшмәдә. Шул уңайдан ул үз Хакимиятенә махсус хәрби операция елларында Башкортстанда яшәүчеләрнең хезмәт һәм хәрби батырлыкларын мәңгеләштерү буенча чаралар планын уйларга кушты. Бу йөкләмәне гамәлгә ашыру белән махсус комиссия шөгыль-ләнәчәк, анда киңкүләм мәгълүмат чаралары, СВО ветераннары ассоциациясе, республика архивы вәкилләре керәчәк.

Геройлар турындагы хәтерне саклау буенча эш системалы рә­веш­тә алып барылырга тиеш, дип өстәде төбәк җитәкчесе.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас