-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар , 10:00

“Хәмер әсирлегендә 48 яшькә кадәр чәбәләндем”

Башкортстанда төшерелгән “Аек авыл” документаль фильмы халыкара фестивальләрдә телгә алынды.

“Хәмер әсирлегендә 48 яшькә кадәр чәбәләндем”
“Хәмер әсирлегендә 48 яшькә кадәр чәбәләндем”
Башкортстанда республика авылларында төшерелгән “Аек авыл” (18+) фильмы турында фикер алышалар. Ул документалистика жанрында төшерелгән һәм урыннарда эчкечелеккә каршы ничек көрәшүләре турында сөйли.

Сценарий авторы һәм режиссеры Юлия Серьгина — Сергей Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган, иң яхшы дебют өчен “Лавровая ветвь” премиясе лауреаты. Былтыр июньдә “Аек авыл” “Beat Film Festival” яңа мәдәният турында халыкара документаль кино фестивалендә “Кыю ракурс һәм интонация өчен” махсус искә алуга лаек булды. Картина, шулай ук, уен булмаган кино өлкәсендәге казанышлары өчен Дзига Вертов исемендәге Милли премиядә “Иң яхшы фильм” номинациясендә тәкъдим ителде.
 
Фильмда муниципаль түрәләр, шул ук исемдәге конкурста катнашып, еллар буе стакан төбендә чәбәләнгән якташларына тормышның яңа мәгънәсен табарга булыша. Табиб-наркологлар белән очрашулар, хезмәт терапиясе, сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр, мәдәни чаралар һәм эчкерсез сөйләшүләр аеклык юлына басарга ярдәм итә. “Минем карашка, русиялеләрнең алкоголь белән үзара мөнәсәбәтләре тарихы фәлсәфи характерда. Безнең җәмгыять өчен бу – социаль гына түгел, ә барыннан да элек экзистенциаль проблема. Бу тормышта ничек яшәргә — гамьсез онытылудамы, яки киеренке аңлаудамы – бу күп кешеләр тормышында иң мөһим сорау. Мин үзем, байтак яшьтәшләрем кебек үк, гаиләдә алкоголизм белән бәйле фаҗига кичердем, шуңа күрә бу темага алынуны мөһим дип саныйм”, — дип сөйләде Юлия Серьгина.
 
Фильм геройлары – Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылыннан Рифмир Зарипов һәм Шаран районының Дүртөйле авылыннан Ләйсән Гыйбатова. “Миңа шалтыратып, проектта катнашырга тәкъдим иткәч, моны шаярту дип уйладым, мине проблема белән кызыксынулары гаҗәпләндерде. Төшерү бик җиңел барды, мин моны фильм төркеменең казанышы, дип саныйм. Мин бит үземнең көндәлек эшемне генә эшләдем. Бу төшерүләр ярдәмендә үз республикамны тагын да яхшырак белдем — Башкортстанның ерак районнарында булдым”, — дип белдерде фильм герое Рифмир Зарипов.
 
Геройларның берсе Валерий Андреев Дүртөйле авылында яши. Ул 1962 елда туган, мәктәптә укыган, булачак хатыны белән танышкан. Мәктәпне тәмамлагач, ул шунда ук трактор паркына эшкә керә, ләкин озакламый аны армиягә алалар. Ике ел Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итеп кайткач, Валерий авылда тракторчы булып эшләвен дәвам итә. “Һәрвакыт кырда, берәр нәрсә булса – эчәбез. Сәбәпләр табылып торды. Кадак каксаң да эчәргә. Аракы, көмешкә... Башта аз гына, аннары – күбрәк, күбрәк, күбрәк. Запой белән эчтем. Үзем генә түгел, билгеле, ләкин кемдер чамасын белә, бер көн эчә дә бетте, икенче көнне дәвам итми. Ә мин – икенче көнне дә, аннары да, аннары да...” – дип сөйли Валерий.
Күп эчүенә карамастан, Валерий башта үзенең гомере һәм сәламәтлеге өчен әллә ни борчылмый. Проблема аңа ниндидер коточкыч булып тоелмый, өстәвенә, кайчакта ул озак вакыт, гомумән, алкогольсез яши. Ләкин аннары тагын шул упкынга очып төшә һәм анысы торган саен тирәнәя бара. “Айлар буе эчми дә тордым, әмма бер авызга алдыммы – бетте! Эчә белгән булсам, бәлки, ташламаган да булыр идем”, — дип шаярта Валерий.
 
Эчүен ташларга аңа колхоз рәисе Радик Фәйзуллин ярдәм иткән. Ул иргә кодка салуны тәкъдим итә. Шәһәр дәваханәсенә Валерий хатыны белән бара. Табибны дәвалану турында карарны үзе кабул итүенә ышандырып, ир барлык кирәкле процедураларны уза. Моның өчен аңа берникадәр вакытка шәһәрдә калырга туры килә, ләкин кайткач инде ул бүтән эчмәячәгенә инанган була. Шулай итеп, 48 яшенә кадәр хәмер әсирлегендә чәбәләнгән ир сәламәт тормыш алып бара башлый.
 
“Аек авыл” конкурсы Башкортстанда 2011 елдан бирле үткәрелә, ә 2019 елдан республика Башлыгы грантлары фонды тарафыннан финанслана. Конкурсның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре арасында – торак пунктта спиртлы эчемлекләр кулланучы гражданнар санын һәм алкоголь продукциясен сатуны киметү. Җиңү яулаган авыл алты миллион сумга кадәр грант ала. Акчаларны төзекләндерүгә: социаль объектларны ремонтлауга, юлга асфальт җәюгә яисә балалар мәйданчыгы төзүгә тотарга мөмкин.
 
Әлеге фильмны төшерү 100 көн дәвам иткән. Геройларны эзләп, аны төшерү­челәр 30дан артык авылны йөреп чыккан. Юлия Серьгина башкорт телен үзләш­тергән, ә төркем әгъзаларының берсе алкогольдән тулысынча баш тарткан. Авторлар авыл халкының тормышын, авырлыкларын һәм проблемаларын күрсәтергә тырышкан, эчкечелеккә бәйле граждан туган авылын төзекләндерү өчен алкоголизмнан котылырга сәләтлеме, дигән сорауга җавап эзләгән.
Фильмны караучыларның тәүге фикерләре шулай:
 
“Фильм искиткеч, аны барысы да күрсен иде”.
“Барысы да шундый матур төшерелгән”.
“Бөтен кеше дә карарга тиеш кино бу”.
“Авылларның юкка чыгуы турында мөһим темаларны күтәрүче шәп фильм”.
 
Сезгә дә бу фильмны мотлак карарга тәкъдим итәбез.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас