-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар , 11:29

Хатын түгел, көнчел күбәләк!

Уфа сталкеры: хатын-кыз элекке ирен GPS ярдәмендә күзәткән.

Хатын түгел, көнчел күбәләк!
Хатын түгел, көнчел күбәләк!

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның августыннан 2025 елның февраленә кадәр 54 яшьлек ханым Интернетта GPS-трекерларга заказ биргән һәм аларны яшерен рәвештә элекке ире автомобиленә урнаштырган. Шулай итеп, ул аның хәрәкәтләре турында мәгълүматны рөхсәт сорамыйча һәм машина хуҗасының үзенә хәбәр итмичә ала.

Әмма бу вакыйга моның белән генә бетми. 2024 елның җәендә хатын элекке иренең телефонына керү мөмкинлеге ала һәм, үчләшеп, уртак танышларына аның башка хатын белән шәхси язышуын тарата.

Хәзер инде эш судка кадәр барып җиткән. Көнчел хатынны законсыз мәгълүмат җыю һәм шәхси тормышка тыкшыну белән бәйле берьюлы берничә мәддә буенча гаеплиләр. Ул үз гаебен танымый.

Җинаять эшен Уфаның Совет районы суды караячак.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас