Бала дөньяга килгәч, бәхет-сәгадәттә, сәламәтлектә, бәрәкәтле мул тормышта яшәвен теләп, аны ап-ак биләүгә төрәләр. Тик, маңгаеңа язылганны күрмичә гүргә кереп булмый, дигәндәй, әткәй-әнкәйнең язмышы, аларның дөнья көтү үрнәге балаларыныкына да тәэсир итми калмый, билгеле. Әйе, кешенең язмышы әткәй-әнкәйнең биләвеннән башлана. Чакмагыш районының Имәнлекул авылында яшәүче Индира һәм Илшат Арслановлар гаиләсе дә әти-әниләре үрнәгендә тормыш итә, дөнья көтә. Алар, ата-бабаларыбыздан килгән күркәм гореф-гадәтләребезне саклап, туганнары, күрше-күләннәре белән тату, дустанә мөнәсәбәттә булып, абзар тутырып мал асрап, балаларының сәләтләрен төрле яктан үстереп яши һәм эшли.
Матур, нык капкалы, заманча төзелгән йорт янына килеп туктагач та монда тырыш, уңган кешеләр яшәве аңлашылды. Ә инде йорт ишеген ачып керүгә борынга тәмле ризык исе килеп бәрелде һәм күз карашым түр яктагы купшы чыршыга һәм мул итеп әзерләнгән табынга төште. Ул арада каршыма бер-бер артлы балалар чыгып, саф татарча исәнләште. Әмиргә 10 яшь булса, Илназга – 8, Энҗегә 5 яшь икән. Кечкенә Энҗенең шук, чая икәнлеге бик тиз күзгә чалынды. Нинди җыр җырлый беләсең, дип, соравыма ул, чыршы янына барып басып, җырлап та күрсәтте. Сеңелләре ихлас чыгыш ясаганда абыйлары уен коралларын хәстәрли торды: Әмир – баянын, Илназ – аккордеонын кулларына алып, үз чиратларын көтте. Малайлар да барлык тырышлыкларын салып, уен коралының төймәләренә басып, күрекне тартуга өйгә матур моң агылды.
Кечкенә концерт карау, балаларның шат көлүе, шау-гөр килүе, өлкәннәрнең бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торуы, мул табын һәм тылсымлы утлары белән балкыган чыршы күңелемнең иң түрендә сакланган бәхетле балачагыма алып китте...
...Гаиләбездәге традицияләрнең берсе Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әти-әнигә, күрше-күләнгә концерт кую иде. Апам һәм сеңелләрем белән афиша ясыйбыз, үзебезчә концертка чакырабыз, күрше әби һәм бабайларга дәшәбез. Ә инде концертыбызда кем җырлый, кем шигырь сөйли, кем бии. Хәтта спектакль дә әзерләп күрсәтә идек. Сәхнә чаршавы булып эре кызыл чәчәкле тукыма хезмәт итте. Шул чаршау артыннан килеп чыгып, сәләтеңне күрсәтү үзе бер горурлык, әти-әниебездән үрнәк алу иде, чөнки әтием озак еллар Илеш районының Бишкурай авылы клубында эшләде, әнием аның белән бергә Яңа ел кичәләрендә катнашты. Менә шушындый татлы хатирәләргә бирелеп алганнан соң, сөйләшүебезне мул табын артында дәвам иттек.
Индира үзе ерак Төрекмәнстанда туган. Ә менә әнисе Зәһинә Рәшит кызы – Чакмагыш районының Имәнлекул авылы кызы. Ул үзбәк егете Атаморатка кияүгә чыгып, иренең туган якларына китә. 1991 елда, Советлар Союзы таркалгач, Төрекмәнстанда да хәлләр үзгәрә: кысрыклау, төрле кимсетүләр башлана. Заһинә ирен Башкортстанга күченергә үгетли, тик гаилә башлыгы ризалыгын бирми. Шулай итеп, Заһинә, дүрт кызын алып, туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр була. Ул туган йортына – әти-әнисе янына кайтып яши, тормыш көтә башлый. Пешекче хатынга туган авылында һөнәре буенча эш табылмый, шуңа күрә ул колхоз фермасына эшкә урнаша.
Бер-берсен яратып өйләнешкән ярларга аерылу, әлбәттә, җиңелдән булмый. Икесе дә ялгызлык ялкынында яна, өстәвенә, кызлары да әтиләрен сагына. Дүрт елдан соң Атаморат, язмышына күнеп, гаиләсе янына күченә. Ул да колхозда эшли башлый.
– Әтием туган ягын, туганнарын бик юксынып яшәде. Ул эшсөяр, уңган булды. Әнием белән икесе дә тырышып дөнья көттеләр, мал үрчеттеләр, бер эштән дә куркып тормадылар. Без үскән чак колхозда эш хакы урынына бозау яисә башка терлек бирелгән еллар иде. Шуңа карамастан, әти-әниебез дүрт кызларын да башкалар арасында ким-хур итмичә тәрбияләп үстерделәр, апам Илсөяр, Илгизә, Илмирага һәм миңа олы тормыш юлына чыгарга ярдәмләштеләр. Без дә әти-әнинең кул астына бик иртә кердек, хуҗалыктагы эшләрдә булыштык. Мин үзем икенче сыйныфта укыганда ук сыер сава идем инде. Хезмәт тәрбиясе алып үсү бервакытта да начарлыкка илтми. Үзебезнең балаларны да авыл тормышындагы эшләргә өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Ә инде минем өчен әти-әнием һәрвакыт үрнәк булды, – ди Индира.
Индира Атаморат кызы, унберенче сыйныфны тәмамлагач, Уфа медицина училищесына укырга керә һәм, фельдшер һөнәрен үзләштереп, Уфада эшли башлый. Аннан соң туган ягына кайтып, өч ел күрше авылда фельдшер була. Бер авылдан икенчесенә йөреп эшләүнең җиңел булмаганын үзе шулай йөреп эшләгән кеше генә беләдер. Индира да уңайлырак эш урыны эзли һәм Себер тарафларына эшкә китә.
Гомер юлын парлап узар кешесен дә нәкъ шул елларда очрата яшь кыз. Яшьләр, никахлашып, гаилә корып яши башлый. Озакламый уллары Әмир дөньяга килә. Тик гомерлек дип сайлаган парлар да гомерлек булмаган очраклар була шул. Индира да яше дә тулмаган улы белән иреннән аерылып, туган ягына кайтып китә. Бу вакытта яшь хатынның Дүртөйледә сатып алган фатиры булса да, ул әнисе янында яшәргә кала, чөнки ире вафатыннан соң Зәһинә апаның сәламәтлеге какшаган була – шикәр чире көчәя бара. Мәкерле чир хатынны аямый – башта аягының бармагын кисәләр, аннан соң инде тагын берничә операция кичерә, сынау артыннан сынау аша уза, урынга кала.
Әнисен район үзәгендәге дәваханәгә йөрткәндә Индираның язмышы юлына Чакмагыш районының Аблай авылы ир-егете Илшат чыга. Табибка керер өчен чиратта утырганда ике яшь кеше сөйләшеп китә һәм Индира аңа үзенең язмышын кыскача гына сөйләп бирә. Әйе, кайчак бөтенләй таныш булмаган кешегә эч серләреңне сөйлисең дә куясың. Индира белән дә шулай була, күрәсең.
Үз әнисен ялгызы калдырып, читкә чыгып китүне күз алдына да китермичә туган нигезендә яшәгән, әнисен соңгы көнгә кадәр кадер-хөрмәттә тәрбияләгән Илшат Индираның хәлен тиз аңлый һәм аңа ярдәм итү теләге уяна – ул аны җиңел машинасында кайтарып куярга тәкъдим итә. Индира да каршы килми, чөнки тизрәк кечкенә улы янына кайтырга ашыга. Ике яшь йөрәк шул көннән бер-берсенә тартыла, телефон номерлары белән алмашып, шалтыратып сөйләшеп торалар. Илшат яшь, чибәр, баскан урынында ут чәчрәтеп торучы Индирага гашыйк була, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, тик хатын гына ашыкмый.
– Ике ут арасында калдым. Илшатны мин дә бер күрүдә ошаттым, аның ышанычлы тормыш юлдашы булуына шигем юк иде. Тик урын өстендәге әнине ялгызын калдырып китүне күз алдыма да китермәдем. Апаларым да әнине үзләрендә карарга каршы түгел иде, тик әнинең туган авылыннан, нигезеннән китәсе килмәде, – дип искә ала ул көннәрне Индира.
– Без гаиләдә 11 бала үстек. Мин – тугызынчысы, төп йортта калдым, колхозда водитель, тракторчы булып эшләдем, шәхси хуҗалыгымда сыер, сарык, атлар үрчеттем. Авыл тормышы хатын-кызга икеләтә авыр икәнлеген яхшы белә идем. Озак уйланып, ике авыл арасын хәтсез таптагач, Имәнлекулга күченеп килергә карар кылдым. Ул чакта инде никахлашкан идек, улыбыз Илназ да туган иде, – ди Илшат Усман улы.
Язмыш җилләренә каршы парлы канатлар кагынса, җиңелрәк була, диләр. Индира белән Илшат Зәһинә апаны соңгы көненә кадәр кадер-хөрмәттә тәрбиялиләр. Тормышны яраткан, үз көче белән тырышып дөнья көткән хатынга аяксыз калуын аңлау, кичерү бик авыр була. Көне буе эшсез утыруны күз алдына да китермичә, кулыннан килгәнчә балаларына ярдәмләшергә тырыша, оныкларын караша. Хәтта электр плитәсе сатып алып, ятагы янына урнаштырта һәм коймакка кадәр пешерә.
– Әни, сәламәт чагын сагынып, күз яшьләрен күп түкте. Аңа никадәр авыр булуын аңлап, без күңелен күрергә тырыштык. Авылдагы, Чакмагыштагы концертларга йөрттек. Әнине өйдән машинага чыгарып утырту өчен туганнар, күршеләр булышса, клубка керергә кизү торучы егетләр ярдәм итте. Әнине 65 яшенә Чакмагышка Ришат Төхвәтуллинның концертына алып баргач, ул әнине туган көне белән котлап, кадерле кешебезне сөендерде.
Авылыбыз янында мул сулы, матур табигатьле Күәш елгасы ага. Җәй көннәрендә шунда су коенырга йөргән чакларын сөйләгәч, әнине берничә тапкыр шул елга буена ял итәргә алып бардык. Без моның бер авырлыгын да күрмәдек, киресенчә, күңелебезне биреп, әни алдындагы бурычыбызны үтәдек. Ул өч ел урында булды. Әни безнең арадан 2020 елда – коронавирус котырган чакта китте. Ул бакыйлыкка күчкәндә Энҗегә авырлы идем. Атна-ун көн узгач, кызыбыз туды, – ди Индира.
Әмирнең музыкага тартылуын да Зәһинә апа күрә. Кечкенә оныгы “Туган тел” каналында гармунчылар уйнаганын ишетсә, телевизор янына йөгереп килә икән дә чыгышны карап бетермичә китми икән. Озакламый Индираның туганнары Әмиргә кечкенә гармун бүләк итә һәм малай аңарда әкренләп уйнарга өйрәнә.
– Улыбызның сәләтен үстерү теләге белән Чакмагыштагы балалар сәнгать мәктәбенә укырга йөртергә булдык. Үз һөнәренең остасы, бала җанлы педагог Светлана Вәлиева классында баянда уйнау серләренә өйрәнә башлады. Без аңа зур рәхмәтлебез. Светлана Виллюр кызы һәр бала күңеленә ачкыч табып, сәләтен үстерүгә күп көч сала. 20 чакрымдагы район үзәгенә көн дә йөреп шөгыльләнү кыен икәнлекне аңлап, укытучылары Әмиргә аерым расписание буенча укырга рөхсәт итте. Өстәмә шөгыльләнмичә остарып булмаганлыкны аңлап, баян сатып алдык.
Әмирне әтисе Чакмагышка алып бара, дәресләре тәмамланганчы көтеп тора. Илназ да аларга ияреп барып, абыйсының дәресләрендә утыра башлады. Моңа Светлана Виллюр кызы бер дә каршы килмәде, киресенчә, теләген сүндермәсен өчен дәртләндерде. Шулай итеп, Илназ бер ел абыйсына ияреп йөри торгач, быел инде үзе дә балалар сәнгать мәктәбенең аккордеон классында шөгыльләнә башлады. Аңа да уен коралы сатып алдык, чөнки бирелгән өйгә эшләрен үтәп барырга кирәк. Өебездә көн дә икешәр сәгать баян, аккордеон тавышы яңгырап тора.
Чакмагыштагы балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Абдрахмановага да рәхмәтлебез. Укучыларны төрле конкурсларда, концертларда катнаштыру өчен юлларын эзли һәм таба. Былтыр көз Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында аккордеончы һәм композитор Петр Дранганың “Метаморфозалар” программасы белән хәйрия концерты үтте. Менә шул концертны барып күрү бәхетенә ирешүчеләр арасында безнең улларыбыз да булды. Дөнья дәрәҗәсендә танылган виртуозның чыгышын үз күзләре белән күреп, уйнавын тыңлау балаларга тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә дәрт өстәде. Кызыбыз Энҗе җырларга, биергә ярата. Ул Чакмагыштагы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнә, – ди Индира Атаморат кызы.
Балаларын тәрбияләүгә күп көч салучы, төрле яктан үсешергә ярдәм итеп яшәүче Индира һәм Илшат Арслановлар гаиләсенә сокланмыйча мөмкин түгел. Алар шәхси хуҗалыкларында мал, кош-корт асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Гаилә өч савым сыерының сөтеннән каймак аерта, май яза, эремчек, катык ясап, ял көннәрендә Уфа базарына алып барып сата. Сыер, кош-корт итен, өчпочмак, токмачны көтеп торып сатып алучылары бар. Язын – чәчәкләр үсентесе, җәй җиләк-җимешен дә сатуга чыгара алар.
– Хәзер кеше әзергә өйрәнде. Авыл җирендә яшәп тә мал асрамаучылар көннән-көн күбәя. Без Илшат белән әти-әниләребез үрнәгендә мал асрап, авыл җирендә балаларыбызны да хезмәт тәрбиясе биреп үстерергә тырышабыз. Улларыбыз печән хәзерләүдә, йорт эшләрендә ярдәмләшә. Авылда яшәүче туганнарыбыз Гөлнара белән Рөстәм Рәфыйковларга зур рәхмәтлебез. Без иртәнге таңнан Уфага чыгып китеп, төнен генә кайтып керүгә балаларыбыз алар карамагында булгач, күңелебез тыныч. Авыл тормышындагы тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрдә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез.
Туганнарыбыз белән дә аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Туганлык җепләрен саклауда бу да бик мөһим, чөнки хәзер дөньялар үзгәрде: туган туганын белми, күрше күршесенә керми, – ди хуҗабикә.
Арслановларның кыз һәм уллары да киләчәктә әти-әнисе үрнәгендә тату гаилә корып, матур тормышка омтылып, тырышып эшләрләр һәм яшәрләр, Аллаһ боерса! Алардан киләчәктә нинди һөнәр сайлаячаклары хакында сорадым. Әмир белән Илназ киләчәктә хәрби училищега укырга кереп, хәрби оркестрда хезмәт итәргә хыялланса, Энҗе әнисе үрнәгендә табибә булырга җыена икән. Хыялларыгыз, һичшиксез, тормышка ашсын, киләчәгегез якты, әти һәм әниле булсын, балалар!
Инде хушлашыр вакыт җиткәч, шук кызчыктан тагын берәр җыр җырлавын сорадым. Ул Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Фәтхерахман Әхмәдиев иҗат иткән “Кояш гомере” җырын җырлый башлауга Индира да моңлы тавышы белән кызына кушылды. Шул мизгелдә йорт эче тагын да яктырды, сихри моңга тулды да балачакта чаршау артыннан чыгып, әти-әни каршында чыгыш ясаганым да күз алдыма килде...
Бәрәкәт, бәхет бөркеп торучы йорттан чыгып, кайту ягына юл тоткач та әлеге җырның сүзләре озак кына колагымда яңгырады:
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:
“Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!”
Зөһрә ИСЛАМОВА.