-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар , 19:40

Мөрәҗәгатьләр саны кими

Төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге республика Хөкүмәте утырышында социаль челтәрләрнең һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренең атналык мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Мөрәҗәгатьләр саны кими
Мөрәҗәгатьләр саны кими
19-25 гыйнварда Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төбәктә яшәүчеләрнең 5238 мөрәҗәгатен теркәгән. Бу 12-18 гыйнварга караганда 2005кә кимрәк. Узган елның шул ук чорында социаль челтәрләрдә һәм кире элемтә платформасында "Госуслуги" порталы аша 5 150 хәбәр килгән.

- Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Бурыч шикаятьләр санын киметүдә түгел, ә барыннан да элек хезмәтләрнең сыйфатсызлыгы мәсьәләләренең, авария хәлләренең азаюында, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Дмитрий Черенков билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык темасына республика халкы 1 056 мөрәҗәгать калдырган. Төп шикаятьләр фатирлардагы температура режимына, инженерлык челтәрләрендәге аварияләргә, су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә, шулай ук хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүдәге хаталарга кагыла.

Республика халкы мөрәҗәгатьләренең структурасын анализлап, Дмитрий Черенков юллар һәм төзекләндерү темалары буенча сорауларның сезонлы характерда булуын ассызыклады. Аларның күбесе юлларны, ишегалларын, йорт яны һәм җәмәгать территорияләрен кардан һәм боздан чистарту белән бәйле.

Узган атнада мөрәҗәгатьләр саны буенча ТОП-10 темага шулай ук сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты, социаль хезмәт күрсәтү, хәвефсезлек, калдыклар белән эш итү һәм хәрби хезмәт кергән.

Андрей Назаров республика хакимияте органнары җитәкчеләренә, аерым алганда, төбәк Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә халык мөрәҗәгатьләренең сәбәпләрен җентекле тикшерергә кушты.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас