Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт думасы Рәисе урынбасары, «Яңа кешеләр» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Даванков, Дәүләт думасы депутатлары: Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангадҗи Тарбаев, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисе Александр Демин, шулай ук республиканың туристлык тармагы вәкилләре катнашты.
Башкортстан өч ел эчендә 200дән артык туристик проектны гамәлгә ашырды. Төбәктә шәһәрләрнең туристлык үзәкләре төзелә, яңа маршрутлар эшләнә, кунакханәләр, кемпинглар һәм глэмпинглар төзелә, гамәлдәге ял базалары киңәйтелә, туристлык урыннары өчен җиһазлар сатып алына.
Параллель рәвештә шактый туристлык агымнарын җәлеп итә торган вакыйгалы чаралар да уздырыла. Гомумдәүләт проекты кысаларында өч ел эчендә Башкортстан 1,6 млрд сум федераль акча алды, ә бу - 200дән артык гамәлгә ашырылган туристик проект.
Әлеге чарага җыелучылар заманча туристның нәрсә теләве һәм бу юнәлештә эшкуарларның эшчәнлеге турында фикер алышты.
Җыелучыларны сәламләп, Радий Хәбиров төбәк икътисадының мөһим секторы буларак туризмны үстерү зарурлыгына басым ясады.
- Туризмга һәм аңа бәйле бөтен нәрсәгә бик җитди карыйбыз һәм моны икътисадның гаять зур өлеше дип саныйбыз. Бу төбәкнең абруе да, аны алга җибәрү дә. Без соңгы вакытта моңа шактый зур игътибар бирдек. Бу, әлбәттә, саннарда чагылды, хәзер безгә шактый күп кеше килә, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Кыска гына вакыт эчендә инфраструктура өстендә бик җитди эшләргә кирәк. Республикада һәм гомумән Русия төбәкләрендә туризмны үстерү өчен туристлык инфраструктурасына инвестицияләр кертү зарур. Бу, минем карашка, катлаулы бюджетка карамастан, без шөгыльләнергә тиеш иң мөһим нәрсә.
Башкортстанда Русия базарында төбәкне алга этәрүче эре туроператор булдырырга кирәк. Бу хакта Дәүләт думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангадҗи Тарбаев белдерде. "Башкортстанга туристлар агымы югары, әмма республиканың потенциалы күпкә зуррак. Эре Башкортстан туроператорын, яки индустриянең локомотивы булачак кластерны формалаштырырга кирәк. Һәм инде аның аша федераль коллегаларга чыгарга, алар сезнең төбәк белән актив хезмәттәшлек итәчәк, аны тышкы базарда алга этәрәчәк», — диде Тарбаев.
Владислав Даванков Башкортстанны Русиядә үзен күрсәтә белүче иң яхшы төбәкләрнең берсе дип атады.
- Башкортстан - ул иң якты стендлар, милли ашлар, костюмнар һәм кешеләр килсен өчен иң матур күренешләр. Һәм иң мөһим критерий - бирегә икенчегә әйләнеп килгән кешеләр. Икенче тапкыр килүчеләр өченче, дүртенче һәм бишенче тапкыр килә, - дип билгеләп үтте кунак. - Башкортстанга ел саен 2 млн 300 меңнән артык кеше килә, һәм саннар ел саен арта. Хәзер туризмда гамәлгә ашырыла торган 400дән артык проект - бу Идел буенда да, бөтен Русия буенча да бик мөһим сан.
Владислав Даванков нәкъ менә Башкортстанда флайбордка басуын белдерде, чөнки республикада бу спорт төренә багышланган бик көчле мәктәп бар.
Кече туристлык бизнесына ярдәм чаралары турында Александр Демин сөйләде. Ул Башкортстанда эшкуарлык үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте һәм урындагы бизнесның республика үсешенә җәлеп ителүен ассызыклады. Аның мәгълүматлары буенча, туристлык өлкәсендә керем һәм табышның 75 проценты нәкъ менә кече һәм урта предприятиеләр — зур булмаган кунакханәләр хуҗалары, экскурсия маршрутларын оештыручылар һәм базарның башка катнашучылары исәбенә формалаша.
Чарага йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы иң эре туристлык объектларының берсе - атаклы Шүлгәнташ мәгарәсенә моннан биш-алты ел элек асфальт юл булмавын искәртте. Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге төзелгән Турахан мавзолее белән дә шундый ук хәл булган.
- Без, дәүләт буларак, алып барган эшне туктатмыйбыз. Без инвестицияләр җәлеп итәбез, тәртип урнаштырабыз, ә сез яхшы продукт - комплекслы туристик пакет белән килергә тиеш, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Фото: башинформ