-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар , 09:56

Ришат Төхвәтуллин авыр хәлдә калган

Кайда бит әле?! Туган ягы - Туймазыда!

Ришат Төхвәтуллин авыр хәлдә калган
Ришат Төхвәтуллин авыр хәлдә калган

Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның Туймазы шәһәрендәге концерты бер сәгатькә тоткарланган. Баксаң, аның сәхнә җиһазлары төягән йөк машинасы юлда ватылган.

- Дуслар, ярты сәгатьтән концерт башланырга тиеш, ләкин без тоткарланабыз. Салкын булу сәбәпле йөк машинабызның шланглары шартлап, мәдәният йортына көчкә килеп җиттек. Машинаны трактор белән өстерәп алып килеп, җиһазларны җыярга керештеләр. Хәлебезгә керүегезне үтенәбез, – дип сөйли бу хакта җырчы сторисларында.

Артитстлар ничек кенә тырышса да, аларга тамашачы тарафыннан бераз кәнәгатьсезлек күзәтергә туры килгән.

- Беренче чыгышымда шундый күз карашлары тойдым… Тамашачылар зарланалар. Нык авыр булды концертны башлап җибәрүе... «Үпкәләмәгез, теләсә кайсы кеше шундый хәлдә калырга мөмкин», – дидем. Иң мөһиме – без исән-сау һәм концерт булды. Концерттан соң да күп җырлар җырладык, бик тырыштык, – ди бу хәл турында җырчы.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас