Зыян күрүче сүзләренчә, ул үзе телефонында урнаштырылган яңа кушымтаны күрмәгән дә. Мошенниклар аның телефонына килгән белдерүләрне блоклаган һәм аларны үзләре алып барган. Шулай ук алар интернет-кибетләрдә сатып алуларга гомум суммасы 64 мең сумнан артык булган берничә кредит рәсмиләштергән.
Әлеге факт буенча Русия Җинаять кодексының 158 мәддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Телефоныгызда билгесез кушымталар булу-булмавын даими тикшерегез. Ышанычсыз чыганаклардан кушымталар урнаштыру сезнең шәхси мәгълүматларга һәм финанс счетларына керү мөмкинлеген ачарга мөмкин. Мессенджерлардан билгесез файлларны ачмагыз. Әгәр сезгә APK-файл җибәргәннәр икән, хәтта таныш кешедән дә, аның телефонын "ватып" кермәгәннәрме икәнен ачыклагыз.