Әбҗәлил районында “Mercedes” автомобиле юлга чабып чыккан ике ат белән бәрелешкән. Район хакимияте башлыгы Айрат Әминев бу авариянең сәбәпләрен үзе ачыклаган.
“Бүген шәхсән үзем булдырмый калырдай ике гадәттән тыш хәлне ачыклау белән шөгыльләндем. Иртә таңда Самарское һәм Озерное авыллары арасындагы трассада юл һәлакәте теркәлгән. Юлга чыккан ике ат “Mercedes” автомобиле астында калган. Бәхеткә, җиңел машинадагы яшь егетләр имгәнмәгән, алар үзләре махсус хезмәтләрне чакырткан”, – дип хәбәр итте Айрат Әминев.
Район хакимияте башлыгы атларда чиплар һәм яктылыкны кайтаргычлар булмаган, дип өстәгән. Көтүдәге калган атларны вакытлыча асрау пунктына куып керткәннәр. Белгечләр атларга чиплау үткәргән һәм экспертиза өчен һәлак булган хайваннарның кан үрнәкләрен алган. Полиция ат көтүенең хуҗасын эзли.
Айрат Әминев сүзләренчә, әгәр атлар хуҗасы үз җаваплылыгын танымаса, атларның кемнеке икәнлеге ДНК-тест ярдәмендә ачыкланачак. Тибендәге атларның хәвефсезлеген, аларның башкаларга хәвеф тудырмавын хуҗасы кайгыртырга тиеш.
Шунысын да истә тотарга кирәк: хуҗаны автомобильгә китерелгән зыянны каплатуга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, әгәр юл-транспорт һәлакәте гомум файдаланудагы юлда булган икән, димәк, хуҗа кеше үзенең йорт хайванын тиешенчә тотмаган, шул рәвешле ул юлга чыккан. Монда хуҗаның да гаебе бар дигән сүз.
Терлекләрне көтү һәм асрау кагыйдәләрен үтәгез! Тәүлекнең караңгы вакытында, һичшиксез, хайваннарга яктылык кайтаручы элементлар тагыгыз һәм аларны киртәләнгән урыннарда тотыгыз!
Водительләргә исә урман юлыннан, яисә урманга якын урыннан барганда, кыргый хайваннарның килеп чыгу ихтималын онытырга ярамый.
Бәрдерсәң, нәрсә эшләргә?
Гадәти юл-транспорт һәлакәтендәге кебек үк: авария сигналын кабызырга, авария тукталышы билгесен куярга, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Әгәр зыян күргән кешеләр бар икән – “ашыгыч ярдәм”, хайван исән һәм яраланган булса, ветеринария хезмәтен чакыртырга, ләкин һич тә үзеңә кыргый хайванга якын бармаска кирәк. Бу куркыныч булырга мөмкин. Шулай ук барысын да фотога һәм видеога төшерергә: вакыйга урынын, автомобильгә зыян килүен, билгеләр белән юлны, хайванның хәлен һ.б.
Әгәр песине яки этне бәрдерсәгез, нәкъ шулай ук эшләргә һәм хуҗасы белән элемтәгә керергә тырышырга кирәк. Еш кына телефон номеры, яки адресы йорт хайванының муенчагына язылган була. Шулай ук ветеринарлар чакыртырга кирәк.
Әгәр дә сез хайванның хуҗасыз булуын беләсез икән, башта юл-транспорт һәлакәтенең барлык детальләрен фотога төшереп, аны ветклиникага үзегез алып бара аласыз.
Русия Гражданнар кодексы буенча, хайваннар милек булып санала. Йортныкылар – шәхси, ә кыргыйлары – дәүләтнеке. Кыргый хайван белән юл-транспорт һәлакәте очрагында зыян күрүче як булып дәүләт саналачак. Димәк, машина йөртүче дәүләткә китерелгән зыянны капларга тиеш булып чыга. Юл-транспорт һәлакәте дөрес итеп рәсмиләштерелгән һәм ОСАГО полисы булган очракта, китерелгән зыянны страховкалау компаниясе каплаячак.