+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар , 02:50

“Яркий” тагы да ныграк балкыды!

Уфада урнашкан әлеге бистә халкы соравы буенча урам яктырткычлары алмаштырылды.

“Яркий” тагы да ныграк балкыды!“Яркий” тагы да ныграк балкыды!
“Яркий” тагы да ныграк балкыды!

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары республикада яшәүчеләрнең 5238 хәбәрен теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 2005кә кимегән.

Иң күп шәрехләр торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча ─– 1056. Төп шикаятьләр: фатирларда температура режимы, инженерлык челтәрләрендә аварияләр, су бирүдә өзеклекләр, хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләүдә хаталар. Иң күп хәбәрләр Уфадан, Стәрлетамактан, Белорет районыннан, Салаваттан килгән.

Икенче урында юллар темасы буенча хәбәрләр – ─ 904. Халык ешрак юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту турында яза, чокырларга зарлана, юлларны ремонтлауны сорый.
Өченче урында төзекләндерү темасы –─ 686 мөрәҗәгать. Ихата һәм җәмәгать территорияләрен кардан чистартуны, шулай ук җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне сораучылар күп. Уфалылар яктылык булмауга, җәмәгать территориясен чүп-чардан арындыру проблемасына еш зарланган.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфа шәһәренең “Яркий” бистәсендә урамнарны яктыртуны тергезгәннәр. Эшләмәгән фонарьларга Кустарев яры буендагы 9нчы йортта яшәүче хатын игътибар иткән. Проблеманы Республикага идарә итү үзәге теркәгән, Дим районы хакимияте хәл иткән.

Башкаланың Георгий Мушников урамындагы 27нче йорт янындагы җәяүлеләр күперен ремонтлаганнар. Аны төзәтү зарурлыгы турында 19 гыйнварда социаль челтәрләрдә урындагы кешеләр язган. Бу эш белән Калинин районы хакимияте шөгыльләнгән. 20 гыйнварда “СУРСИС” учреждениесе хезмәткәрләре җәяүлеләр күперен тәртипкә китергән.

Уфаның Киров районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Аврора урамындагы 25нче һәм 27нче йортлар арасындагы юл участогына игътибар итүне сораган. Монда юл түшәмәсе җимерелүе турында алар 20 гыйнварда язган, Киров районы хакимияте профильле хезмәтләр белән элемтәгә кергән. Белгечләр урынга барып, юлның бу участогында җылылык трассасы узуын һәм түшәмә плитәсе зарарлануын ачыклаган. 21 гыйнварда әлеге плитә алмаштырылган.

Башкаланың Равил Бикбаев исемендәге паркында яктырту тергезелгән. Әлеге проблема турында социаль челтәрләрдә язганнар. Инцидентны Киров районы хакимияте һәм профильле хезмәтләр хәл иткән.

Благовещен шәһәрендә Пролетарская урамындагы тукталышта чүп савыты урнаштырганнар. Моны шушында яшәүчеләрнең берсе сораган. Аның үтенечен ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән, эшне Благовещен районы хакимияте һәм район коммуналь хезмәтләре башкарган.
Уфада Муса Гәрәев урамы, 5 адресы буенча Көрәш сарае янындагы люк ачык булган. Халык соравы һәм Октябрь районы хакимияте кушуы буенча, профильле хезмәтләр тиз арада урынга чыгып, хәвеф янаучы объектны ябып куйган.

Башкаланың Урман техникумы урамындагы 18нче йорт янында шугалак ясаганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә Октябрь районы халкы сораган. Район хакимияте профильле хезмәтләр белән элемтәгә кергәннән соң, белгечләр урынга барып, бер көн эчендә шугалак булдырган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас