+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль , 13:15

Әбиләрне алдаучы тоткарланган

Полиция хезмәткәрләре шәһәрнең өлкән яшьтәге хатын-кызларына карата мошенниклык гамәлләр кылуда шикләнелүче 18 яшьлек уфалыны тоткарлаган.

Әбиләрне алдаучы тоткарланган
Әбиләрне алдаучы тоткарланган
Җинаятьчеләрнең беренче корбаны 86 яшьлек пенсионер булган. Аңа билгесез кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен полиция һәм банк хезмәткәрләре дип таныштырган. Аның акчаларын, янәсе, урлаудан саклау сылтавы белән алар хатын-кызны курьерга акча бирергә күндергән. Нәтиҗәдә ,пенсионер 250 мең сумнан мәхрүм калган. Алдау корбаны булуын аңлап, ул кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Берничә көннән шундый ук сценарий буенча 70 яшьлек шәһәр кешесен 160 мең сумга алдаганнар..

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене оператив рәвештә ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул курьер ролен башкарган 18 яшьлек егет булып чыккан. Ул зыян күрүчеләр янына үзе килгән, аларның кулыннан акча алган, ә аннары акчаны әшнәләренә күчергән, сумманың бер өлешен үзенә калдырган.

Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүче сак астында. Аңардан 40 мең сум алынган, дип хәбәр итә полиция.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас