Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә республика үсешенең мөһим социаль юнәлешләре каралды. Киңәшмәдә «Аек авыл» республика конкурсын үткәрү, милләтара татулыкны ныгыту, социаль яктан якланмаган категорияләрне торак белән тәэмин итү, шулай ук сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм яңарту мәсьәләләре күтәрелде.
Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова хәбәр иткәнчә, «Аек авыл» конкурсы быел җиденче тапкыр уза. Аның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм авыл территорияләрен халык башлангычы белән төзекләндерү.
Алты ел эчендә конкурс җиңүчеләре гомумән алганда 250 миллион сумнан артык акча алган. Акчалар балалар һәм спорт мәйданчыкларын, паркларны, скверларны төзекләндерүгә юнәлтелгән.
- Уңышның төп факторы - ведомствоара партнерлык. Министрлыклар, ведомстволар, җәмәгать оешмалары һәм муниципалитетларның бердәм эше аркасында системалы нәтиҗәләргә ирешәбез, — диде Эльвира Аеткулова.
Агымдагы елда конкурсның республика этабына 52 муниципалитеттан 845 торак пункт гариза тапшырган. Алар үз авылларын үстерү буенча проектларны тәкъдим итәчәк, ә иҗтимагый яклау 31 марттан 3 апрельгә кадәр узачак.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский шәһәрдә милли сәясәт өлкәсендә тупланган бай тәҗрибә турында сөйләде. 1946 елдан башлап шәһәрдә 50дән артык милләт вәкилләре яши, ә 2001 елда ачылган Милли мәдәниятләр үзәге барлык милли һәм дини оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара.
Октябрьскийда «Казак җаны, ачыл!» казак мәдәнияте фестивале, «Дуслык» милли мәдәниятләр конкурсы, шулай ук «Уйна, гармун!» халык бәйрәме ел саен уздырыла. Бу проектлар республика һәм федераль дәрәҗәдә югары бәя алган.
Радий Хабиров муниципалитет җитәкчеләренә Октябрьский тәҗрибәсен өйрәнергә һәм Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үз проектларын эшләргә кушты.
Башкортстанда быел инвалидларны, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне, ятим балаларны торак белән тәэмин итү эше дәвам итәчәк. Бу максатларга 3,136 миллиард сум каралган, нәтиҗәдә кимендә 824 кешенең торак мәсьәләсе хәл ителәчәк. Республика Башлыгы социаль якланмаган категорияләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенең өстенлекле бурыч булып калуын ассызыклады.
Киңәшмәдә 2030 елга кадәр сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм яңарту планнары да каралды. 2025–26 елларда Аскын, Яңавыл, Благовещен, Учалы, Әскар, Бакалы, Иглин, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә яңа поликлиникалар ачылачак яисә капиталь ремонтланачак.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, ана һәм бала сәламәтлеген саклау программасы кысаларында авылларда хатын-кыз консультацияләре урнаштырылды.
- Бүген без Уфада яңартылган поликлиниканы карадык. Бу - шәһәр өчен кабул ителгән программабызның ачык мисалы. Кешеләргә һәм табибларга барлык шартлар булдырылган, - дип билгеләде Радий Хабиров.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa