+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль , 08:40

Кадрлар стажировкасы үзәге ачылачак

Әлеге проект кысаларында студентлар республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре органнарында стажировка үтү мөмкинлеге алачак.

Кадрлар стажировкасы үзәге ачылачак
Кадрлар стажировкасы үзәге ачылачак

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белореттан гвардия капитаны Владислав Бочаров турында җылы сүзләр белән башлап җибәрде. “Владиславка 27 яшь иде, кызганычка каршы, ул һәлак булды. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк диярлек сугышты. Бүләкләү кәгазен укыдым. Герой. Мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Рязань югары десант училищесына укырга кергән. Андый егетләрнең дөньядан китүе бик кызганыч. Бик күпне эшли алыр иде”, –─ диде Радий Хәбиров.

Быел Башкортстан студентларга җибәрелгән посылкалар санын арттырачак. Республика Башлыгы шундый йөкләмә бирде. “Бу безнең балаларыбыз, алар илебезнең башка дәрәҗәле югары уку йортларында укыса да”, ─– диде төбәк җитәкчесе. Ул муниципалитетлар башлыкларына, укуларын тәмамлаганнан соң, мондый студентлар өчен хезмәт базарында көрәш булырга һәм республика аларны туган Ватаннары мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә кайтарырга тиешлеген искәртте.

“Узган ел без Мәскәүдә укучы студентларга “Башкортстаннан сөю белән” конвоен җибәрдек. Быел ике-өчне җибәрәчәкбез. Ата-аналардан посылкалар җыячакбыз һәм аларга уңайлы булсын өчен Мәскәүнең алты ноктасына илтәчәкбез. Бу ─– искиткеч ярдәм һәм студентлар моны бик хуплый”, ─– диде Башкортстан Башлыгы.

Башкортстанда Кадрлар стажировкасы үзәге ачылачак. Республиканың яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сүзләренчә, документ инде әзер. Якын арада министрлык проектны эшләп бетерәчәк, республика Башлыгы белән килеш­терәчәк һәм үзәк ачылачак. Бу проектны төбәк 30 гыйнварда #Дома студентлар фестивалендә игълан итте. “Сезнең барыгызның я икътисадта, я республикабызның дәүләт, муниципаль хезмәтләре органнарында стажировка узу мөмкинлеге булачак. Без моны, һичшиксез, эшләячәкбез”, ─– диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда торак белән тәэмин итү исемлегендә 7921 ятим бала исәпләнә. Бу хакта төзелеш һәм архитектура министры Артем Ковшов белдерде. Чиратта торучыларның күбесенә (5264) 18 яшь тулган, бу чорга дәүләт аларга бушлай торак бирергә тиеш. Былтыр әлеге программага федераль һәм республика бюджетларыннан 2,8 миллиард сум бүленгән, 2,7 миллиард сум үзләштерелгән. Узган елда муниципалитетлар ятимнәр өчен 791 торак сатып алган һәм шушы максатларда 129 сертификат тапшырган. 2025 ел башыннан барлыгы 947 ятим торак алган. Тагын 192 кеше аны торак мәйданнары сатып алынган йортларны тапшырганнан соң алачак.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас