+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 февраль , 08:05

88 яшьлек әбекәйне алдаганнар

Нефтекама полицейскийлары "Сезнең кызыгыз юл-транспорт авариясе ясаган" дигән алдау схемасында катнашучыны тоткарлаган.

88 яшьлек әбекәйне алдаганнар88 яшьлек әбекәйне алдаганнар
88 яшьлек әбекәйне алдаганнар
Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча дежур бүлегенә 88 яшьлек әбекәй мөрәҗәгать иткән. Ул стационар номерга үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыратуы турында белдергән.

Карчыкка кызының юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булуын хәбәр иткәннәр. Җинаятьчеләр аңардан барлык акчасын җыюны һәм тиздән өенә киләчәк яшь кешегә тапшыруны таләп иткән. Шулай итеп, пенсионер курьерга 500 мең сум акча тапшырган.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре үткәргән эш барышында әбекәйдән "посылка" алган гражданның шәхесе ачыкланган. Оператив чаралар дәвам итә. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге очрак күрсәткәнчә, мошенниклар пенсионерларга карата алдауның иске ысулларын актив куллануны дәвам итә. Билгесез кешеләрдән мондый хәбәрләр, яки шалтыратулар кергән очракта, мөмкин булган алдау ысуллары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында өлкән яшьтәге туганнарыгызның исенә төшереп торыгыз!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас