-19 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль , 12:40
Иҗтимагый палата семинар үткәрә
2 февральдән 16 мартка кадәр коммерциягә карамаган оешмалар 2026 елгы Президент грантлары фондының икенче конкурсында катнашырга чакырыла.
Иҗтимагый палата семинар үткәрә
6 февральдә Башкортстанның Иҗтимагый палатасы Аппаратының иҗтимагый проектлар ресурс үзәге проектны 2026 елгы Президент грантларының икенче конкурсына әзерләргә һәм үзенең иҗтимагый әһәмияттәге башлангычына федераль ярдәм алырга теләүчеләр өчен семинар үткәрә. Семинар гаризалар әзерләүдә тәҗрибәсе булмаганнар өчен дә, үз көчләрен сынап караган, әмма хуплау алмаган кешеләр өчен дә яхшы булачак. Ресурс үзәге эксперты, Иҗтимагый палата әгъзасы, «Позитив мохит» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Артур Гыйльманов түбәндәгеләр турында сөйләячәк:
- президентскиегранты.рф порталында кабинет белән ничек эшләргә;
- конкурска ничек заявка бирергәа;
- проект авторлары еш кына нинди хаталар җибәрә һәм алардан ничек качарга.
Шулай ук социаль проектлар һәм Президент грантлары конкурсы турындагы барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Семинарда көндезге-читтән торып, бушлай катнашырга мөмкин.
Көндезге һәм онлайн катнашуга теркәлү аерым.
Үткәрү вакыты һәм урыны : Уфа, ур. Зәки Вәлиди, 40 й., 412 каб (керү БАГСУ ягыннан), 10 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр. Алдан теркәлү кирәк. Язу өчен сылтама:
https://clck.ru/3Rda38
**
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"