+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль , 08:40

Автобус маршруты озайтылды

Уфа янындагы Яңа Максимовка халкы моннан бик канәгать.

Автобус маршруты озайтылды
Автобус маршруты озайтылды

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары төрле темаларга 5640 мөрәҗәгать теркәгән, бу, аннан алдагы атнадагы белән чагыштырганда, 402гә күбрәк.

Иң күп мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалык темасына – 1141. Сәбәпләре –җылыту сыйфаты, салкын һәм кайнар су булмау, су басу һәм ТКХ өчен исәп-хисап проблемалары. Идарәче компания­ләр адресына шикаятьләр бул­ган. Торак-коммуналь хуҗа­лык темасы буенча ешрак Уфа, Октябрьский һәм Стәр­летамак шәһәрләрендә яшәү­челәр язган.

Юллар икенче урында –1121. Төп шикаятьләр: юлларны һәм тротуарларны кардан һәм боздан чистарту, юлларны яктырту, ремонтлау һәм төзү. Төзекләндерү темасы рейтингның өченче урынында – 649. Мөрәҗәгать­ләрнең төп темалары: җәмә­гать һәм ихата тер­ритория­ләрен кардан һәм боздан чис­тарту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, тротуарларны яктырту булмау. Халык аерым авария участокларына да, урамнар һәм районнар буенча системалы проблемаларга да игътибарны юнәлткән.

Республикада яшәүчеләр сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты, социаль хезмәт күрсәтү, хәвефсезлек, хәрби хезмәт һәм коммуналь калдыклар белән эш итү темалары буенча да язган. Сораулар биргән, проблемалары белән уртаклашкан. Башкортстан ЦУРы халыкның барлык мөрәҗәгатьләрен контрольгә алган һәм муниципалитетларга, министрлыкларга, ведомстволарга эшкә җибәргән. Узган атнада торак-коммуналь хуҗалык темасына – 827, юллар буенча – 860, сәламәтлек саклау буенча – 501, төзек­ләндерү буенча – 534 һәм җәмәгать транспорты буенча 283 мөрәҗәгать эшләнгән.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфада 10нчы автобус маршрутын Яңа Максимовка бистәсенә кадәр озайтканнар. Яңа Максимовка – шәһәрнең төньяк өлешен­дәге иң ерак районнарның берсе, биредә биш меңгә якын кеше яши. Бистәгә 277нче һәм 288нче автобуслар керә, әмма алар пассажирларны ташып өлгерми, шуңа халык транспорт челтәрен киңәйтүне сораган.

Уфа шәһәре хакимияте, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ”Башавтотранс” бу мөрә­җәгатьләрне эшкә алган. Хәлне җентекләп өйрәнеп, 10нчы автобус маршрутын Яңа Максимовкага кадәр озайтырга карар иткәннәр. Бистәгә зур класслы автобуслар керә алсын өчен Сосновская урамыннан Фестиваль урамына борылышта юлны киңәйт­кәннәр. 2 февральдән автобус бистәгә керә башлаган.

Туймазыда яшәүче хатын социаль челтәрләрдә фатирында батареядан су агуга зарланган. Мөрәҗәгатьне ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән. Проблеманы хәл итүгә Туймазы районы хакимияте дә кушылган. Идарә­че компания фатирда батареяны төзекләндергән: осталар яңа вентильләр урнаштырган һәм торбаның бер өлешен алмаштырган.
Иглин районының Таутө­мән авылында Урман урамы буенча яктыртуны тергез­гәннәр. Авылда электр баганаларын алмаштырулары, ләкин бөтен җирдә дә фонарьларны тоташтырмаулары турында урындагы халык Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элем­тә”гә былтыр язган. Мөрәҗә­гать­не ЦУР теркәгән, Иглин районы хакимияте эшкә алган. 15 гыйнварда Урман урамын яктырту тергезелгән.

Уфаның Киров районында “Некрасов урамы” тукталышында павильон урнаштырганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә урындагы халык сораган. Мәсьәләне шәһәрнең Транспорт һәм элемтә ида­рәсе белгечләре хәл иткән.

Башкалада Шәфиев һәм Рихард Зорге урамнары кисе­лешендә трамвай юллары ремонтланган. Юлларда төзек­сезлек булуы турында социаль челтәрдә уяу кеше язган. Мәсьәләне хәл итү белән Уфа шәһәре хакимияте хезмәткәр­ләре һәм “Уфа шәһәр электротранспорты” предприятиесе белгечләре шөгыльләнгән. 26 гыйнварда үтенеч канәгать­ләндерелгән.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас