

Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тимур Нургалиев җыелган халык алдында республикада урындагы башлангычларга ярдәм итүгә нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм анда катнашу шартлары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул, шулай ук, республика, урындагы казна, иганәчеләрдән һәм авылда яшәүчеләрдән бу проектка акчалата өлеш кертү тәртибен, авыл биләмәсендә урнашкан нинди объектларны сайларга мөмкинлеген аңлатып үтте.
– Конкурста җиңү өчен программада билгеләнгән шартларны төгәл үтәү зарур, – диде ул. – Ә алар – проектны әзерләүдә һәм гамәлгә ашыруда халыкның актив катнашуы, проектны финанслауга халык, урындагы казна һәм иганәчеләрнең җәлеп ителүе. Махсус җыелышлар, Бакай авылы халкы арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә гражданнарны борчыган берничә проблема билгеләнде, болар: юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү, зиратны төзекләндерү.
Арытаба гомум тавыш бирү юлы белән Бакай өчен мөһим һәм кичектергесез бурыч сайланды, бу – зиратны төзекләндерү. Халык җыелышында инициатив төркем сайланды. Алар алдында торган бурычлар мөһим һәм җаваплы мөнәсәбәт таләп итә, шуңа күрә составына хөрмәтле, гадел кешеләр кандидатуралары тәкъдим ителде.
“Күмәкләгән – яу кайтарган”, диләр бит, Бакай авылының бердәм, тырыш халкы да куйган максатларына ирешер, изге башлангычларында уңышлар телик!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Рәсемдә: Бакай авылы вәкилләре гомум җыелыштан соң
Фото: Бакай авылы Советыннан