+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль , 13:30

Хыяллар тормышка аша!

Аларны чын итү өчен милләт җанлы замандашыбыз Илмира Әлетдинова максатлы һәм колачлы эш алып бара

Хыяллар тормышка аша!
Хыяллар тормышка аша!


Илмира Әлетдинова — коммерцияле булмаган “Яркая жизнь” җәмгыяте директоры, “Без” татар халык театры, Нефтекамадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җәмгыятенең инклюзив театры җитәкчесе.

Ул Илеш районының Сүлте авылында укытучылар Миләүшә Гыйлемҗан кызы һәм Минияр Динмөхәммәт улы гаиләсендә туган.
Кечкенә Илмира балачактан ук ата-анасы кебек мөгаллимә булырга хыяллана, ләкин иҗат башлангычы өстенлек ала. Ул бик матур җырлый һәм шигырьләр яза башлый, ә менә аларны сәнгатьле итеп укырга яшь шагыйрә әдәби түгәрәктә өйрәнә: берничә тапкыр ул мәртәбәле конкурсларда катнаша һәм бүләксез кайтмый. Илмира Минияр кызы — бик талантлы, матур тавышлы кыз, ул — әти-әнисе, абыйлары, туганнары, мәхәббәт һәм табигать турында бик матур җырлар авторы.
Авыл тормышы кызны хезмәткә, иҗатка, сабырлыкка, гаилә кыйммәтләрен дөрес кабул итәргә өйрәтә. Мәктәп тәмамлагач, Илмира Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗанов, Ильтани Илялова, Миләүшә Закированы аерым рәхмәт хисләре белән искә ала ул. Илмирага уку җиңел бирелә, институтны кызыл дипломга тәмамлый һәм Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында эшли башлый.
Яз аенда Нефтекамага гастрольләр белән килә һәм биредә үз язмышын таба: Илгиз Әлетдиновны очратып, бер-берсен ошатып, аңа кияүгә чыга. Ике яшь аерма белән гаиләдә уллары Нур һәм кызлары Зәлия, соңрак янә уллары Али туа. Балалар иҗади, тәрбияле, хезмәт сөючән булып үсә. Вакыт бер урында гына тормый, инде Алига да тугыз яшь тула, ул өченче сыйныфта укый, музыка мәктәбенә йөри. Зәлия – өлкән сыйныф укучысы, сәнгать мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган. Нур — барысы өчен дә үрнәк, музыка мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаган, хәзер Уфа Фән һәм технологияләр университетының икенче курс студенты. Балалар кечкенәдән үк иҗатка тартыла, әниләре куйган “Хуҗа Насретдин”, “Кайнана”, “Прасковья” спектакльләрендә уйныйлар.
2017 елда шәһәрнең “Без” татар халык театры режиссеры Марс Нуртдинов кинәт вафат булгач, Илмира Әлетдиновага бу авыр, ләкин дәрәҗәле вазыйфаны тәкъдим итәләр.
Илмира җитәкчелегендә сигез елда 25тән артык спектакль куелган. Аларның берсе – “Безумный день, или Женитьба Фигаро” (Пьер Огюстен де Бомарше), аның премьерасы ноябрьнең соңгы көннәрендә булды. Үзе әйтүенчә, бу спектакльне кую турында режиссер ун ел хыялланган. Менә, ниһаять, премьера булды, тамашачылар беренче мизгелләрдән үк комедия, музыка һәм балет дөньясына чумды. Тамашага “Арабеск” балалар хореография мәктәбенең Лиана Бояринова, педагог-хореограф Әлфия Шәфыйкова җитәкчелегендәге кечкенә балериналары нәзакәтлелек өстәде.
Моннан тыш, Илмира Әлетдинова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белән дә эшли, инклюзив театрда шөгыльләнә, спектакльләр куя, КВН оештырырга булыша һәм укучылары белән конкурсларга йөри. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар “Добрые люди” КВН командасы белән Уфада, Казанда, Омскида, Чиләбедә, Саратовта, Сочида, Новосибирскида, Красноярскида, Санкт-Петербургта һәм башка шәһәрләрдә булды.
Илмира 2021 елның июленнән коммерцияле булмаган “Яркая жизнь” автоном оешмасы директоры да булып тора, аның төп максаты — финанс ярдәме өчен грантлар язу. Менә шундый авыр, әмма игелекле бурычлар куя “Яркая жизнь” үз алдына.
Илмира Минияр кызы күп эшли, шәхес үсеше турында психологик китаплар укый, үз-үзен камилләштерә һәм дөрес максатлар куя. Аның хыяллары тормышка ашачагына шикләнмим, иң мөһиме — моңа ышану!

Клара Зәйнетдинова.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас